Гаилә кору өчен бу бәхетле көнне 19 яшь пар сайлады
Күпчелек яшьләр туй көннәрен күркәм датага туры китерергә тырыша. Үткән атнаның шимбәсе – 18.08.2018 – илебездәге меңләгән гашыйкларны әсир итте. Безнең районда 19 пар никахын өч сигезле көнендә теркәде. Бу гадәти көндәгедән 4 тапкыр күбрәк, дип белдерде ЗАГС хезмәткәрләре.
Тоташ алганда республика буенча “күркәм” датада 765 гашыйк өйләнешкән, Уфада бу көнне 195 яшь пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.