Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
23 август 2018, 17:28

Мәчеләр ни рәвешле дөньяны коткарган...

Туймазы сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең шаян сурәтләре “Котовасия” бәйгесе жюриена бик ошаган

Туймазы сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең шаян сурәтләре “Котовасия” бәйгесе жюриена бик ошаган


Балаларның шаян сурәтләр бәйгесе ике елга бер тапкыр үтә. Шунысы мактауга лаек, аңа Уфада республика бәйгесе буларак нигез салына, әмма тора-бара халыкара дәрәҗәгә ия була һәм Стәрлетамакка күчә. “Котовасия”дә катнашырга теләүчеләр һәрвакыт күп. Шуңа күрә бәйге җиңүчесе яисә бүләкләнүчесе дипломын алу катлаулы һәм мактаулы.

Туймазы сәнгать мәктәбе педагогы Галина Синявскаяның тәрбияләнүчеләре читтән торып икенче ел катнаша инде бу бәйгедә – эшләрен бәйгене оештыручыларга җибәрәләр. Былтыр алар ике өченче урын яулаган. Быел беренче, икенче, дүрт өченче урын һәм ике диплом. Авторлар – барысы да бер сыйныфтан!

– Бәйгегә җитди әзерләндек, – ди Галина Владимировна. – Балаларның күбесе “Ирекле темага котокомикс” бүлеген сайлады (эчтәлеген мультфильм кадрларына охшаш сурәтләр буенча карап булган хикәя бу). Гаять күп эшләр арасыннан иң үзенчәлеклесен сайларга кирәк иде. Мәсәлән, Данила Пинчук (1нче гимназия) өч төрле мәче эскизы әзерләгән. Берсендә аның каһарманы җир астында зур алмаз табып ала, байга әверелә, әмма сюжетны аннан ары дәвам иттерә алмый ул.

Малайга Александр Пушкинның алтын балык турындагы әкияте ярдәм итә. Котокомикста мәче, ачыгып, күлдән балык тота, әмма балык аннан үзен җибәрүен үтенә, аның өч теләген үтәргә вәгъдә итә.

Нәтиҗәдә жюри осталык өчен Данилга беренче урын бирә.

Икенче урында – Анастасия Фазылова (4нче мәктәп). Аның эше “Мурзик ничек төшке ашсыз калган?” дип атала.

Елизавета Шиц (7нче мәктәп) гаять зур Ай тычканы турында хикәят уйлап чыгарган.

Камилә Усманова (8нче мәктәп) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бик кызыклы “Мәче ничек дөньяны коткарырга җыенган” эшен тәкъдим иткән ул.

Янә бер диплом иясе – Виолетта Җәләева (2нче мәктәп). Аның кызыклы, фәһемле “Мәченең ябыгу кыйссасы” комиксының каһарманы шулкадәр симергән ки, аны тереклек булмаган утрауга җибәрергә туры килгән.

Сынлы сәнгать (“Красота-красота, мы везём с собой кота!”) бүлегендә

III дәрәҗә дипломга Ангелина Фәрхетдинова (1нче интернат-мәктәп) лаек булды.

“Декоратив мәче” бүлегендә Арина Сафиуллина (8нче мәктәп) өченче урын алды. Ул, акбур, тушь, гуашь кулланып, өчпочмаклардан мәче сурәтләгән. Үзенчәлекле һәм бик матур килеп чыккан.

Виктор Яковлев (4нче мәктәп) “Мәче – халык әкиятләре һәм риваятьләре каһарманы” бүлегендә “Мәче-баюн” эше өчен дипломга лаек булды. Аның гаҗәеп картинасын һәм башка яшь рәссамнарның эшләрен күрү, искиткеч агачлар, чәчәкләр һәм балыкларга карап хозурлану өчен безнең гәзит сәхифәсенә күз салыгыз (www.tuvest.ru).

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: