Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
20 август 2018, 12:23

Аянычлы фото

Иртәгә – Бөтендөнья фотосурәт көне.

Иртәгә – Бөтендөнья фотосурәт көне.


Хәзер фотога төшерү белән җирдә яшәүчеләрнең кимендә яртысы мавыга. Һәр икенче кешедә сыйфатлы фотокамера, кесә телефоны бар. Шуңа күрә челтәргә фото урнаштыру өчен, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлар.

Кеше – җәмгыятькә бәйле җан иясе. Башка кешеләр алдында яхшырак булып күренәсе килә безнең. Әйләнә-тирәдәгеләрнең безне тулы канлы тормыш белән яши, сәяхәт итә, гашыйк була дип уйлавын телибез. Интернетта фото урнаштыру – безнең бу тормышта үз урыныбыз булуны раслау ысулы ул. Әмма биредә сак булу кирәк. Ул хакта онытсак, Омск укытучысы Виктория Попова хәленә калуыбыз бар. Җәмәгать челтәрләрендә су коену киемендә төшкән ачыктан-ачык фотосы өчен эштән куганнар аны. Җәмәгать челтәрләреннән файдаланучыларның фикере аерылды:

– Укытучы андый фотолар салырга тиеш түгел, – дип раслады берәүләр.

– Укытучылар да кеше, аларның да, эштән тыш, тормышлары бар, – дип каршы чыкты бәгъзеләре.

Интернетта шәхси биләмә чикләре кайда тәмамлануы турында озак бәхәсләшергә мөмкин, әмма бер нәрсәне инкяр итеп булмый: аннан саксыз файдалану аяныч хәлгә китерергә мөмкин. Күптән түгел “Аэрофлот” стюардессасы интернетка үзенең пассажирларга арттан урта бармагын күрсәткән фотосын урнаштырган өчен эшеннән колак каккан.

“ВКонтакте”да әдәпсез фотоларын урнаштырган өчен Улан-Удэ шәһәре федерация судьясы эшеннән азат ителгән. Челтәрдә шат йөзле гадел хөкем хезмәткәренең исерткечле шешәләр җирлегендә төшкән фотосы пәйда булу һөнәр әдәплелеге кагыйдәләреннән тайпылу буларак кабул ителгән.

Әйткәндәй, төнге клубларда йөрергә яратучыларның хилафлыгы бу. Иманым камил, эш бирүчегә исерек килеш фотога төшкән хезмәткәр ошамаячак. Бу фото 10 ел элек ясалган булса да.

Күптән түгел миңа җәмәгать челтәрләрендә ачыктан-ачык фотосурәтләр урнаштыруга багышланган бәхәстә катнашырга туры килде. Гүзәл затларның байтагы андый фотолар салуга каршы. Сәбәбе гади: алар балаларының үзләрен шундый кыяфәттә күрүләрен теләми. Бәлки, тыйнаклык һәм тәрбиялелек билгесе шушыдыр? Кайчак, әти-әнисенә охшарга тырышып, үсмерләр үзләренә чиктән тыш күп гамәлләр кылырга рөхсәт итә ки, аннары “җимешен җыярга” туры килә.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: