Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
20 август 2018, 12:57

Асты-өскә килгән йорт

Күптән түгел, гаиләбез белән Уфага баргач, гадәттән тыш йортта булдык: анда бар нәрсәнең асты өскә килгән.

Күптән түгел, гаиләбез белән Уфага баргач, гадәттән тыш йортта булдык: анда бар нәрсәнең асты өскә килгән.


Ул түбәсендә тора, ә ишеге – чормадагы кечкенә тәрәзәлек. Аек фикерләүгә каршы килүгә карамастан, йортның нигезе күккә карап тора. Андагы җиһазларның да асты-өскә килгән: түшәмнән урындыклар асылынып тора, аяк астындагы люстрага абынуың ихтимал. Шкаф тартмаларында – бихисап күп кирәкле әйбер: көнкүреш техникасыннан алып, чәч тарагы һәм телевизор пультына кадәр бар!

Әйләнгән йорт вестибуляр аппарат өчен җитди сынау икән. Монда килүчеләрнең башлары әйләнә, диңгездә тибрәлгән кебек хис итә үзен. Зиһен өчен дә зур тетрәнү бу, тәрәзәдән карасаң, дөнья гадәттәгечә күренә һәм буталчыклык тагын да көчәя: ничек дөрес була соң әле?

Йорт янына шулай ук баштүбән “Лифан” машинасы “туктаган”. Чын машинаны җиңеләйтү өчен аның двигателен генә салдырганнар.

Дөньяда мондый йортлар күптәннән барлыкка килгән инде. Аларның иң беренчесе 2007 елда Польшада төзелгән. Бүген “кире йортлар” киң танылу яулап, тагын да күбрәк туристлар җәлеп итә.

Влада СӘЙФУЛЛИНА.


Читайте нас: