Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
6 август 2018, 17:17

Дәрәҗә телим!

Русия җыелма командасы футболчыларына атказанган спорт мастеры исемен бирү уңаеннан бәхәс кызганнан-кыза.

Русия җыелма командасы футболчыларына атказанган спорт мастеры исемен бирү уңаеннан бәхәс кызганнан-кыза. Күпләрне спорт министрлыгының футболчыларга дәрәҗәле исем бирү карары гаҗәпләндерде һәм ачуын чыгарды, чөнки атказанган спорт мастеры исемен дөнья чемпионатында җиңгән яисә Олимпиадада бүләкләнүче өчлекккә кергән өчен генә бирәләр. Әмма Станислав Черчесов командасы уенчыларын “нибары” 2018 елгы дөнья чемпионатында чирек финалга чыккан өчен бүләкләделәр.

Бу уңайдан берен-челәрдән булып танылган волейболчы Екатерина Гамова фикерен белдерде. Аны күпләр хуплады.

Исем кирәкме-юкмы – бу безнең эш түгел, байтак илләрдә бернинди исем бирелмәүгә нигезләнеп, бары тик сүз сөйләү гадәткә кергән. Аларда юк, ник бездә бар, янәсе. Һәм булачак та. Күп спортчылар, артистларыбыз тормышы болай да төссез, бу “уенчык”ны бирергә теләмәс алар.

Күпчелек җанатарлар һәм тамашачыларның исемнең спортчы яисә артист көчле булганга бирелүенә иманы камил. Тоташ алганда, бу чыннан да шулай. Тик эш шунда ки, исем-дәрәҗә алу өчен яхшылардан-яхшы булу бөтенләй таләп ителми. Мәсәлән, футболчы Фёдор Смоловны алыйк. Үзебездә үткән чемпионатта уенчы бик яхшы уйнамады: бер генә гол да кертмәде һәм аны кертергә бер генә тапкыр да ярдәм итмәде. Хорватия белән чирек финал матчында исә пенальтида аның ялгышы команданы җиңелүгә дучар итте. Моңа аның катнашлыгында булган авария да өстәлде, ул юл киртәсен һәм үзенең 10 миллион сумлык машинасын җимерде.

Чынлап та моңа лаек кеше исә исемсез яши. Түрәләрнең ниндидер таләпләренә яраклашмаган өченме? Әллә исем юллау өчен вакыты җитмәгәнгәме? Килешәсездер, моның талантка бернинди дә мөнәсәбәте юк. Минемчә, «атказанган» һәм «халык» исеме бирүче система күптән искерде. Бу исемне спорт яисә сәнгатькә чыннан да зур өлеш керткән мастерларга бирергә кирәк. Һәм бу өлешне түрәләр түгел, хезмәттәшләре һәм тамашачылар билгеләргә тиеш.

Спортны яратмыйсызмы? Театр һәм кинода да шундый ук хәл. Мәсәлән, театр һәм кино актёры Александр Балуев һәркемгә таныш. Исеме юк. Ул Любовь Толкалинада да, Наталья Андрейченкода да, Елена Прокловада да юк. Әмма алар өчен халык ихтирамы мөһим.

Читайте нас: