Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
2 август 2018, 12:22

«Әй, гармун, гармун, моңлы юлдашым...»

Туймазылылар бөтенрусия гармунчылар бәйгесендә осталыгын күрсәтте

Туймазылылар бөтенрусия гармунчылар бәйгесендә осталыгын күрсәтте


Күптән түгел 300ләп һәвәскәр һәм үз эшенең остасы, ансамбль һәм аерым башкаручы Актаныш авылында (Татарстан) үткән бөтенрусия “Актаныш гармуннары” гармунчылар фестивалендә катнашты. Туймазы районыннан Фәрит Җиһаншин (фотода – сулда) белән Иске Туймазы мәдәният йортыннан Зөлфир Шакиров (фотода – уңда) чыгыш ясады. Жюри аларның баян белән тальянда үзенчәлекле чыгышын билгеләде, нәтиҗәдә гармунчыларга өченче урын бирелде.

Бәйге көндез генә түгел, яктырткычтан төшкән ут яктысында төнлә дә үтте. Тамашачылар таралырга ашыкмады. Аеруча “осталар” бәйгесе мавыктыргыч булды: ТРның атказанган артисты Ринат Вәлиев баянда көй чыгара, 28 гармунчы исә әсәрне тулысынча уйнап күрсәтергә тиеш. Фәрит Җиһаншин биш бүлекнең дүртесен үтте. Бәйге ахырына кадәр барып җитәргә үкенечле хата комачаулады аңа. Гармунчы сүзләренә караганда, катнашучыларның башкару дәрәҗәсе гаять югары булган, чөнки аларның күбесе – һөнәре буенча гармунчы.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: