Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
2 август 2018, 12:28

Тәүлегенә 600 очыш!

Кошчыкларын туендыру өчен карлыгачлар көн-төн азык аулый

Кошчыкларын туендыру өчен карлыгачлар көн-төн азык аулый


Югары Троицкий авылы китапханәчесе Нурия Миңнуллинаның көтмәгәндә тәрбияләнүчеләре барлыкка килә. Өч ел элек бер пар карлыгач абзарда җыйнак кәрзингә охшаган күркәм оя кора. Кошчыклар ояның төбенә мамык һәм йомшак үлән түши...

Быел яз шушы ук парлы карлыгачлар (бу кошлар бервакытта да бер-берсенә хыянәт итми) тагын Нурия Гаяз кызына очып кайткан. Һәм шундук буш “йортны” тәртипкә китерергә тотынган. Тиздән шәрә һәм ярдәмгә мохтаҗ алты кошчык пәйда булган.

Хәстәрлекле әти-әни, чиратлап, азык ташыган. Статистика мәгълүматлары буенча, һәр ата-ана бер тәүлеккә 600 очыш ясый! Сәгатенә 120 чакрым тизлектә очу аларның нәзек канатларын һәм озынча гәүдәләрен ныгытырга ярдәм итә.

– Акрын гына сыер саварга керәм, ә карлыгачлар өстән мине күзәтә, – дип сөйли Нурия Гаяз кызы. – Тынлыкны бозып, чиләк сөт белән тула. Тупсада мәче яки таныш булмаган кеше күренү белән карлыгачлар бар көченә черелдәргә тотына.

Кош балалары үсеп, оча башлый. Шунысы кызык, чая очучыларның тәпиләре көчсез, алар хәтта тигез урында да басып торалмый! Дөрес, аларга үткен тырнаклары ярдәмгә килә. Стенага яки таш кыяга берегеп, авыз ачып, очып барган коңгызны эләктерү җаен көтеп утыралар.

– Югары Троицкийда соңгы елларда аккошлар һәм торналар күбәйде, – ди Миңнуллина. – Бәлки, басуларны химик матдәләр белән агулаудан туктап, тирә-як мохит яхшыргангадыр? Хәер, соңгы вакытта кешеләр дә акыллырак, мәрхәмәтлерәк була башлады. Күптән түгел авылга алып бара торган юл читенә аккошлар оя корган иде. Аларны ашаталар, саклыйлар. Ә кошлар, җылы мөнәсәбәткә җавап итеп, кешеләргә бер оя аккош бәбкәләрен фотосурәткә төшерергә рөхсәт итә.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: