Барлык яңалыклар
Серләшик
30 июль 2018, 13:09

Якын безгә бары да – яңгыры да, кары да...

Узган пәнҗешәмбе башка эш көннәреннән бернәрсәсе белән дә аерылмады.

Узган пәнҗешәмбе башка эш көннәреннән бернәрсәсе белән дә аерылмады.
Иртән сабыемны балалар бакчасына илттем. Ихатада беркемне дә күрмәгән 4 яшьлек кызым:

– Бүген нишләптер тыныч, әнием. Кая булган барысы да? – диде.

– Көн сыйсыз бит, – дидем мин. – Шуңа күрә тәрбиячеләр аларны алып чыкмаган.

Бер бала минем сүзләргә төзәтмә кертте: “Сыйсыз түгел, бераз болытлы гына”. Агач астында биш яшьлек малай әти-әнисен көтеп тора икән.

– Бик дөрес, – дип ризалаштым аның белән, – бүген болытлы һәм салкынча.

Әңгәмәдәшем дәвам итте: “Кем өчендер көн начар икән, димәк, аның кәефе юк”.

Кызымны төркемгә кертеп, аңа яхшы кәеф теләдем һәм редакциягә йөгердем. Кабинетка хезмәттәшем килеп керде һәм, илһамланып, иртәсе ничек башлану турында сөйләргә тотынды: “Проспект буйлап барам, анда исә юл ябык – юлчылар эшли. Юлдан үтүне тыйган күчмә киртәдә кып-кызыл шарлар күзгә чалынды. Кемдер үтеп баручыларның кәефен күтәрергә теләгәндер инде, күрәсең”.

Кояш кебек балкыган йөзе буенча фикер йөртсәң, “кемнеңдер” аның кәефен күтәрүе көн кебек ачык иде.

Кызык бу дөнья: бер шәһәрдә яшибез, бер үк урамнардан йөрибез. Кемдер күңелле мизгелләрне күреп алып, шатлана белсә, бәгъзеләре сукрана-сукрана ары чаба: “Җәй, имеш. Җиле салкын, ничә көн инде яңгыр ява...”

Әйдәгез, балалардан шатланырга өйрәник. Парктагы кырмыска оясына чын күңелдән гаҗәпләнергә, тирәк мамыгыннан йомшак шарчыклар әвәләргә. Алар һәркөн бәхетле, күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Өлкәнәйгәч, күпләребез әйләнә-тирәдәге күңелле мәшәкатьләргә игътибар итү сәләтен югалта, күрәсең.

Балалар бакчасындагы нәни әңгәмәдәшемнең сүзләрен хәтергә төшердем: “...димәк, кәефегез юк”. Ул хаклы иде. Биредә көннең кояшлы яисә яңгырлы булуы мөһим түгел. Аның нинди булачагын фәкать үзебез хәл итәбез.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.