Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
30 июль 2018, 13:18

Яңгыр безне куркытмый

Җәй – футбол кырында туп тибү өчен иң кулай вакыт

Җәй – футбол кырында туп тибү өчен иң кулай вакыт


Эштән соң өйгә ашыктык – яңгыр ява башлады. 7нче мәктәп янындагы “Спартак” стадионында җитез малайлар футбол уйный иде. Алар яныннан тыныч кына үтеп китеп буламы соң? Чабып ярсыган, пычранып беткән, үзләре шат балалар шундук аралашырга теләк белдерде. Йөгереп килеп, груша сыман киртәгә эленделәр...

Иң кечесенә – 7, иң зурысына – 12 яшь. Алар күршеләр булып чыкты: “Безнең йорт Мичуркада (үзләре яшәгән Мичурин урамын шулай атыйлар)! Ә без – Чапаев урамыннан!” Төрле мәктәптә укыйлар: икенче, дүртенче, алтынчы... Аларның дуслар булуын тугыз яшьлек кечкенә капкачы Линар авызыннан ишетү аеруча күңелле булды. Һәркайсының яраткан мавыгуы бар. Мәсәлән, Данил Истангулов дзюдо һәм йөзү белән шөгыльләнә. Калганнар, беркайда да йөрмәсә дә, һәр иртә саен күнегүләр эшли.

Әлбәттә, без футбол буенча дөнья чемпионаты йомгаклары турында сөйләшми калмадык.

– Русиялеләргә – афәрин! Алар беренче уеннан ук төшеп калмады һәм голлар да кертте, – дип өлкәннәрчә фикер йөртте малайлар. – Тик хорватлар көчлерәк булып чыкты. Уңыш алар ягында булды.

– Футбол – команда уены, күп нәрсә оешканлыкка бәйле, – дип өстәде Данил саллы гына.

– Команда рухы булырга тиеш, – дип хуплады аны Дима.

Бу гаҗәеп шук үсмерләр нәрсә турында хыяллана икән? Төркемдә булачак табиб, янгын сүндерүче һәм махсус тәгаенләнеш отряды хезмәткәре булуы “ачыкланды”. Кайберләре, әлбәттә, зур спортны сайлаган, “чөнки анда акча күп бирәләр”, янәсе.

Акча – тормышта иң мөһим нәрсәме соң? Гаиләң булу яхшырак. Яшәү дә кызыклырак, димәк. Әйе. Акчаны үзеңә генә дә туздырып була. Кешеләргә дә ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, үткән чемпионатның иң яхшы уенчысы дип табылган француз Килиан Мбаппе кебек. Премия акчасын (саллы гына) ул ярдәмгә мохтаҗ инвалид балаларга бирергә карар иткән. Ә Хорватия җыелма командасының игелеклелеге нәтиҗәсендә мохтаҗ гаиләдәге балалар беренче тапкыр диңгезне күрәчәк.

...Әңгәмәдән соң малайлар, чәмләнеп, туп артыннан йөгерде. Ул кичне кемнең капкасын “ачулары” мөһим түгел. Балаларның беразга гына булса да компьютер һәм кесә телефоннарын онытып, футбол тибүләренә сөенеп туялмадым. Нәкъ ХХ гасырдагыча, минем балачагымдагы кебек.
Венера АШИРОВА.
Читайте нас: