Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
30 июль 2018, 13:11

Совет солдаты тормышыннан бер көн

Туймазылылар нәфис фильм төшерүдә катнашты

Туймазылылар нәфис фильм төшерүдә катнашты


Белорет районында “Сестрёнка” (шартлы исеме) фильмы төшерелә. Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повестен экранга чыгару ише катлаулы, әмма мавыктыргыч эштә катнашырга якташларыбыз да теләк белдерде. Тәэссоратларның гаҗәеп булуын әйтте алар.


“Күлдәвеккә чумыгыз”

Картинаның режиссёры – Бортконың “Мастер һәм Маргарита” телесериалында Мастер роле буенча киң танылган Русиянең театр һәм кино актёры Александр Галибин. Аның җитәкчелегендә Мәскәүдән фильм төшерү төркеме өченче ай Инзәр елгасы буенда иҗат итә. Фильмда ике совет яугирен туймазылылар – тергезүчеләр Винер Шәңгәрәев белән Иван Кротков уйный.

– Кастинг үтәргә тәкъдим ителгәч, ике дә уйламыйча, махсус киемнәребезне җыйдык һәм Белорет районына юл тоттык, – дип сөйли Винер Шәңгәрәев. – Безне күргәч, режиссёр: “Артык пөхтә күренәсез. Сездән нинди яугир инде?” – диде. Һәм пычрак күлдәвеккә күрсәтте: “Чумыгыз...” Әмерне үтәргә туры килде.

Фильм нигезендә гаиләсе белән Украинаның бәләкәй генә авылында яшәгән Оксана исемле кыз язмышы ята. Сугыш вакытында аның туганнарын немец солдатлары үтерә. Төп каһарман мич эчендә качып кала. Кызны совет командиры табып ала һәм үзенең кече ватанына озата.

– Бу күренештә без дә төштек, – дип дәвам итә Винер. – Оксана ролендә яшь кино йолдызы Марта Тимофеева уйный. Ул “Он – дракон” һәм “Гоголь. Начало” фильмнары буенча таныш.

Фильм төшерү – җитди эш. Күренешләрнең берсендә ихатадан маэмай чабып чыга һәм, үз артыннан чакыргандай, командирны плащ чабуыннан тарта башлый. Экранда ике секунд дәвам иткән күренешне бер сәгать ярым төшерәләр! Маэмайның янәшәдә торган солдатларга түгел, нәкъ командирга чабып килүенә ирешү авыр була. Хәйләгә барырга мәҗбүр булалар: төп рольне башкарган актёр башкаларга сиздермичә генә аңа бәләкәй кызгылт туп күрсәтә. Дрессировкаланган кино йолдызы аңа тешләре белән ябыша.

– Күренешне төшердек, ниһаять, ял итәбез, дип уйларга да өлгермәдек, безгә ике янгын сүндерү машинасыннан су коя башладылар – димәк, “яңгыр” ява, – дип сүзгә кушылды Иван Кротков. – Маршта зур күлдәвеккә тап булдык. Аны урап үтәргә теләгән идек, боерык килде – маршрутны бозмаска. Баткак буйлап барабыз, итек тулы су... Көне буе юеш киемдә йөрдек. Әмма бу гына тәэссоратларны боза алмады. Фильмны телевизордан карау бер эш, аның ничек төшерелүен күрергә кирәк. Рөхсәт итсәләр – азакка кадәр калырга риза идем.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: