Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
26 июль 2018, 12:22

Тынлы оркестрларның зур сәяхәте

Туймазыда «Классика музыкасы марафоны» үтте

Туймазыда «Классика музыкасы марафоны» үтте


Күптән түгел шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында кечкенә могҗиза булды, “Классика музыкасы марафоны”н күпләр җәйнең иң күркәм вакыйгасы дип атады. Парк амфитеатрында өч сәгать дәвамында Чайковский, Глинка, Штраус, Исмәгыйлевның искиткеч әсәрләре яңгырады.

Ул көнне биредә төрле яшьтәге кешеләр чиктән тыш күп җыелды. Аеруча яшьләрнең күп булуы күңелле иде. Туймазылыларны хәтта яңгыр да куркытмады: чатыр ачып, плащ бөркәнеп, көйне ләззәтләнеп тыңлады алар. Хәер, 12нче аерым инженер бригадасы хәрби оркестрын һәм Октябрьский шәһәренең муниципалитет тынлы оркестр уенын тагын кайчан тыңлый алалар әле. Ә алар бар тырышлыгын салды: хәрби марш бөтендөнья иҗаты классикасы белән аралашты, аннары Русия, совет һәм башкорт композиторлары әсәрләре яңгырады. Оркестрларның бергәләп уйнавы тамашачыларның күңелен тагын да әсәрләндерде.

Сәхнәдән тыш та могҗизалар дәвам итте. Ыспай фраклар кигән ир-егетләр тантана уңаеннан гүзәл затларга гөлчәчәк бүләк итте. “Әдәби чатырда” “ирекле микрофон” эшләде һәм анда иң кыюлар шигырь укыды. Чәчәк сәнгате буенча осталык дәресендә һәм “Башкортстанның танылган рәссамнары” халык проектында катнашырга теләүчеләр “тере сыннар” белән танышты. Тәвәккәлрәк ханымнар ир-егетләрне биергә һәм истәлеккә фотога төшәргә чакырды. Шаян мим, барысын да дәртләндереп, “урам театры” сәхнәсенә әйдәде...

Үзенчәлекле музыка проекты 2014 елда Уфада башлана. Тамашачылар арасында зур уңыш казануын исәпкә алып, ул үзенең маршрутын тагын да киңәйтә: быел тынлы оркестрны Башкортстан, Татарстан, Ырымбур өлкәсенең 14 шәһәре буйлап сәяхәт көтә, димәк, кимендә 200 музыка остасы 8000 километрлап ара үтәчәк.

Туймазылылар “Уфанет” компаниясе, “ЯН” продюсерлык үзәге һәм Туймазы районы Хакимияте ярдәме белән ял мохитенә чумды, музыка тыңлап кинәнде.


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: