Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
23 июль 2018, 13:15

“Әй, авылым, картайма син...”

Күптән түгел Туктагул авылында бик күркәм бәйрәм оештырылды.

Күптән түгел Туктагул авылында бик күркәм бәйрәм оештырылды.
Авыл халкы да, чакырылган кунаклар да күп иде.

Бүләкләр дә саллы булды бу көнне. Бөтенрусия “Русиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән авылларыбызны саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән, борынгы кәсепләрне үстергән, халыкка ярдәм иткән өчен Салават Салиховка, Миләүшә Латыйповага Мактау грамоталары һәм истәлеккә сәгать тапшырды. Туктагуллыларны бәйрәм белән котларга Австралиядә яшәүче милләтәшләребез Сафия Вәли, Мөсәраф Вәли, Казаннан “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева килгән иде. Мөсәраф ханым авыл яшьләренең матур итеп татарча җырлавын, кечкенә балаларның оста итеп биюен билгеләп үтте. Сафия Вәли халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмавын, туган телләрен саклавын телгә алды.

Район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар Салихов авылның чәмле әгъзаларына рәхмәт хатлары өләште.

Авыл мәдәният йорты вәкилләренең җыр-биюләре, уен-ярышлар белән үрелеп барган чын милли бәйрәм булды бу.

Айгөл САДЫЙКОВА.


Читайте нас: