Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
16 июль 2018, 13:15

Исеменә күрә җисеме

“Асылъяр” фольклор төркеме Казагыстанда булып кайтты

“Асылъяр” фольклор төркеме Казагыстанда булып кайтты


Сабан туе – шатлыклы, күңелләрне җилкендергән, бүгенге көнгә кадәр үзенең иҗтимагый әһәмиятен җуймаган зур милли бәйрәмебез. Туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан.

Быел Казагыстан Республикасының Көнбатыш-Казагыстан өлкәсендәге Уральск шәһәре Милли татар иҗтимагый үзәге Үрмәкәй авылының “Асылъяр” фольклор төркемен кунакка – сабан туена чакырды.

Коллективыбыз 13 кешедән гыйбарәт. Өлкән яшьтәге апалар районыбызда үткәрелгән барлык бәйге-фестивальләрдә катнашып, саллы уңышларга ирешә.

Җәйнең матур бер көнендә автобуска утырып, без Уральск шәhәренә юл алдык. Чик буенда безне Казагыстанда яшәүче кардәшләребез каршы алды. Шул ук көнне драма театрында чыгыш ясадык. 400 кешелек зал милләттәшләребез белән тулы иде. Без “Мичкә ут керде – өйгә кот керде” дигән спектакль hәм концерт чыгышлары тәкъдим иттек.

Бу бәйрәмгә шулай ук Туймазы татар драма театры актрисасы Рима Ключарёва, Уфа “Нур” театры артистлары Лина Ганиева hәм Лилия Таҗетдинова барды. Чыгышларыбыз милләттәшләребез күңеленә хуш килде. “Туган тел” җырын башкарганда бөтен зал кушылды. Халык чыгышлардан соң да бик озак таралмады, бергәләп биеде, җырлады. Милләттәшләребез безне бик җылы каршы алды, рәхмәт белдерде.

Икенче көнне ял паркында Сабан туена бихисап күп халык җыелды. Ял паркы Чаган елгасы буенда, бик матур урында урнашкан. Уральск шәhәренең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Флүрә Миликаева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Әмирова җитәкчелегендә искиткеч матур бәйрәм оештырылды. 5-6 яшьлек сабыйлардан башлап, 80-90 яшьлек әби-бабайларга кадәр саф татар телендә җырлап-биеп күңел ачты. Чыгышыбызны сабан туенда да көчле алкышларга күмделәр. Бүләкләр, Рәхмәт хатлары белән билгеләделәр.

Безнең өчен Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт оештырылды. Халкыбызның бөек шагыйре Уральск шәhәрендә 12 ел яшәгән, мәдрәсәдә укыган, типографиядә эшләгән. Без Тукай музеенда булдык. Мәчеткә кереп, шагыйрь hәм аның дусты – Туймазы районы Туктагул авылыннан Гали Хикмәтуллин рухына атап, дога кылдык.

Менә шулай, безнең Үрмәкәй әбиләре “Асылъяр” фольклор төркеме исәбендә милләттәшләребез белән дуслык күперен, туганлык җепләрен ныгытып кайтты. Исеменә күрә җисеме, дип әйтүебез юкка түгел. Асылъяр – күркәм дус, димәк. Үз исемен чын мәгънәсендә аклый ул.

Сәфәребезне оештыруда ярдәм күрсәткән өчен район Хакимиятенә, мәдәният бүлегенә, ветераннар советына, эшкуарларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.


Тәслимә Абдрахманова,
төркем җитәкчесе, Үрмәкәй авылы.


Читайте нас: