Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
16 июль 2018, 13:13

Бер күрешү – бер гомер

Безнең халыкта хәбәр тиз тарала бит ул.

Безнең халыкта хәбәр тиз тарала бит ул. Бишкурайда Авыл бәйрәме узачак дигән мәгълүмат та күз ачып йомган арада районда, республикада гына түгел, хәтта якын чит илләрдә яшәүче якташларга да барып иреште.

Җырчылар яңа җыр белән шаккатырырга теләсә, биючеләр читекләрен ялтыратты, бәбәй итәкле күлмәк-камзулларын барлады.

Оештыручылар бу юлы урамнар арасында аш-су осталары бәйгесе оештырырга булды. Бала-чага да, өлкәннәр дә бәйрәмнән читтә калмады.

Бигрәк уңган да соң безнең авыл кызлары, киленнәре! Бәйрәм акланы буеннан-буена тезелеп киткән өстәлләрдә ни генә юк иде. Катлы-катлы җиләкле торт дисеңме, бәлеш, өеп-өеп пешерелгән тәбикмәк, чәкчәк, авыз суларын китергән өчпочмак, чизкейк (!), бакча нигъмәтләре: кыяр-помидор, җиләк-җимеш... Хәйран калырлык! Юан корсаклы самавырларны күрегез әле! Жюри әгъзаларының нәтиҗәсен көтеп, бала-чага табын тирәсендә бөтерелде.

Ул арада бәйрәмнең рәсми өлеше башланды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альмир Абзалов авыл уңганнарына, парлы гомер бәйрәмнәрен билгеләүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр өләште. Шушы бәйрәмне оештыру өчен матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемнәрен телгә алып үтте. Афәрин, егетләр! Өлкән яшьтәге апаларга, ак әбиләргә күчтәнәч – чәй тараттылар.

Аннары концерт башланды. Үзешчән сәнгать осталарының “Йәнгүзәл” төркеме, Гүзәл Бәдретдинова, Факил Латыйпов, Сәлимә Әхмәтҗанова, Азалия һәм Розалия Сәлиховалар, Гүзәл Газизова, Фәнил Рамазанов, нәни артистлар һәм башкалар авылдашларын, кунакларны чыгышлары белән сөендерде.

Көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, авыш баганага менү дисеңме... Барысы да булды бу бәйрәмдә. Бүләкләр дә саллы иде.

Аш-су бәйгесе йомгаклары мәгълүм булгач, барысын да табын артына чакырдылар. Бер күрешү – бер гомер, диләр. Күпләр сыйныфташлары белән очрашты, күптән күрмәгән авылдашлары белән күреште.

Авыл биләмәсе хакимиятенә, оештыручылар Лида Закирова, Рәмилә Мортазина, Фәнилә Шәрипова, Клара Сираева һәм башкаларга зур рәхмәт.

Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА.


Читайте нас: