Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
12 июль 2018, 12:02

“Чын безнеңчә, матур, милли көй...”

Шәһәр паркында классика һәм заманча әсәрләр яңгыраячак

Шәһәр паркында классика һәм заманча әсәрләр яңгыраячак


Якшәмбе, 15 июльдә, 17.00 сәгатьтә шәһәр паркы амфитеатрында “Классика музыкасы марафоны” узачак. Анда БР 12нче аерым Гвардия Кёнигсберг-Городок Кызыл Байраклы инженер бригадасы хәрби оркестры һәм Октябрьский шәһәре тынлы оркестры башкаруында бөек композиторлар М. Глинка, П. Чайковский, Н. Римский-Корсаков

И. Штраус, З. Исмәгыйлев әсәрләре яңгыраячак.

Музыка сөючеләр авангард музыка, джаз һәм кинофильм-нарда яңгыраган танылган хитларны тыңлап кинәнәчәк, сирәк башкарылучы һәм яңа әсәрләр белән танышачак. Чараны йомгаклау өлешендә ике коллектив бергә чыгыш ясаячак.

Бу көнне паркта иҗат остаханәләре һәм фотосту-дияләр эшләячәк.
Читайте нас: