Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 июль 2018, 13:09

«Квиз, плиз!» – акыл өчен күнегү

Туймазыда ялның яңа мавыктыргыч төре барлыкка килде

Туймазыда ялның яңа мавыктыргыч төре барлыкка килде


Бу хәл кичке якта булды, күңел шатлыкка тулды... Атна озын иде, ял көннәре тагын да озынрак тоелды.

– Корпоратив кичә оештырмыйбызмы? – дип тәкъдим иттем мин хезмәттәшләремә чәй эчеп утырганда һәм, аларның битараф карашын күреп, өстәп куйдым: – Зирәклегебезне сынарбыз. “Квиз, плиз!” дип атала, ашау, эчү – барысы да бар, кичебезне менә дигән итеп үткәрәчәкбез.

Халык бераз җанланды. Атна саен Собханкул авылы кафесында үткән уен турында колак чите белән генә булса да барысының да ишеткәне булган, әмма катнашырга туры килмәгән икән. Тик кайчан да булса башларга кирәк ич инде! Тиз генә командага оештык – аңа студент кызы Диана белән баш редактор Оксана Мәкъсүтова, хатыны – гәзиткә яздыру бүлеге белгече Наталья белән җаваплы сәркатип Алексей Шильников һәм гәзит хәбәрчеләре Анфиса Аитова белән мин – шушы мәкаләнең һәм тәкъдимнең авторы керде.

Уен чыннан да күңелле булды. Шимбә кичендә без төркемебез белән кафега килеп кергәндә зал туп-тулы иде. Өстәл артында төрле яшьтәге халык урын алган: яшь егет һәм кызлар, зыялы апа-абыйлар. Ир-атлардан һәм гүзәл затлардан гына торган төркемнәр бар иде. Команда исемнәре – ис-акылың китәрлек! “Без Бурды”, “Дети маминой подруги”, “Подружки Бузовой”, “Диванные эксперты”, “Авось прокатит”... Безнеке гади һәм тыйнак – “А мы с ответами пришли”. Уен ахырына үз-үзебезгә артык нык ышанган кешеләр булып күренербез дип кем уйлаган?

Ике сәгатьлек уенны тасвирлаудан мәгънә юк. Барып, уйнап карарга кирәк. Һәм “Квиз, плиз!” “ботаниклар” уены дип уйларга ярамый. Биредә җыелган кешеләр – фикерли белүче шаян халык. Ышанасызмы, шимбә кичендә вакытны күңелле үткәрү өчен шул да җитә. Без, мәсәлән, 21 команда арасында 13нче урынга чыктык. Һәм беренче чыгыш өчен бик яхшы нәтиҗә бу дигән фикергә килдек. Димәк, тырышырга кирәк.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: