Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
2 июль 2018, 13:08

Алтын балык

Балыкка барабызмы? Күрше районда буа бар диләр. Тик түләүле...

– Балыкка барабызмы? Күрше районда буа бар диләр. Тик түләүле...

– Уйлап карарга кирәк. Күпме сорыйлар соң?

Бүген балык кармаклап, яр буенда берничә сәгать утырырга теләгән кешеләрнең күпчелеге арасында шундый әңгәмә ишетергә мөмкин. Берничә сәгать – чөнки бар кеше да аннан артыгын утыра алмый.

Шушы көннәрдә “тар даирәдәге шактый күмәк халык” бөтендөнья балыкчы көнен билгеләде. Бер уңайдан күпсанлы түләүле буа хуҗаларының безнең мавыгу-шөгыльдә ни рәвешле акча эшләргә маташуын аңларга тырышып карады.

Аларны өч төркемгә бүләргә мөмкин. Берәүләр балык кармаклауның һәр сәгате өчен теркәлгән бәя белән бергә каптырылган балык лимитын билгели (бер сәгатькә 100 сум акча түләп, җиде килограмм карп, амур яисә толстолобик тоталсаң ярый ла ул. Аннары балык тоткан очракта аңа кибеттәге бәяләр буенча түлисең). Бәгъзеләре көн озынына путёвка алырга киңәш итә. Бәясе – 700 сум, әмма балыкны 3 килограммнан артык тотарга ярамый. Өченчеләре анык бәя тәкъдим итә: 400-500 сумыңны чыгарып сал да – көн буе рәхәтләнеп кармакла. Табан балыкны күпме телисең, шулкадәр тот, кирәгеннән артык тоткан кыйммәтле балык өчен өстәргә туры киләчәк.

Узган җомгада дусларым белән мин дә шундый буаларның берсенә киттем. Һәр кешегә 500әр сум түләдек һәм... 17.00 сәгатькә кадәр һәркайсыбыз берничә табан балык эләктерде. “Акчаны ник түләдек соң без?!” – дип уйлады һәркайсыбыз.

Икенче урынга күчәргә карар иттек – бернинди суүсемсез, саф сулы күл буена килдек. Күзем калкавычта түгел, дустымның смартфонында: “Без Кырымда ял итәбез”, “Бу мин кызым белән Казанда”, “Калкавычыңны кара әле!” Соңгы җөмлә аңыма тиз генә барып җитми. Аңлап алгач, кармакны тиз генә үземә таба тарттым. Кармак җебе янында су дулкынлана-кайный. “Толстолобик, өч килограмм чамасы булыр, – дип фикер йөртә җыелган балыкчылар. – Сөкә бармы?” Сөкә юк. Аны саңагыннан тартып чыгарырга маташып карадык. Әмма балык бер генә ыргылды һәм юк булды.

Шундый кичерешләр өчен шәхси күл һәм буа хуҗаларына саллы гына акча түлибез дә инде. “Кыйммәт”, – дип ризасызлык белдерәбез. Әмма мине бүген тагын бер таныш булмаган буага чакырсалар, иртәнге биштән ялан-кырлар буйлап җилдерергә әзер мин. Аннары – йөрәк белән бергә типкән калкавычның һәр хәрәкәтен күзәтергә.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: