Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
26 июнь 2018, 12:54

Яшь чагыңда җырла да көл!

Шәһәрдә яшьләрнең музыка фестивале үтәчәк

Шәһәрдә яшьләрнең музыка фестивале үтәчәк
27 июньдә илебездә Русия яшьләре көне билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан республика муниципалитет-берләшмәләрендә яшьләр өчен күләмле чаралар үтәчәк.

Безнең шәһәрдә “Спартак” стадионында музыка фестивале узачак. Ачык сәхнәдә “Красные бордюры” төркеме, “Энерджи” иҗат студиясе, КВН командалары, җырчылар Альбина Весна, Илдус Мамалимов, “Нон-стоп” замана биюләре студиясе чыгыш ясаячак. Җырчы Ришат Төхфәтуллин һәм Уфадан “Никто не круче” төркеме киләчәк дип фаразлана. Бәйрәм программасында – ди-джей Амар җитәкчелегендә дискотека һәм фейерверк.

18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.


Читайте нас: