Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
19 июнь 2018, 14:02

Районыбыз. Шәхесләр

Дүрт ел элек «Туймазы хәбәрләре» гәзите коллективы тагын бер яшь хезмәткәргә баеды – Зилә Абдуллина бездә эшли башлады.

Дүрт ел элек «Туймазы хәбәрләре» гәзите коллективы тагын бер яшь хезмәткәргә баеды – Зилә Абдуллина бездә эшли башлады. Ул безгә мәгълүмат бүлеге хәбәрчесе буларак килде, тик бераздан аны аеруча фотога төшерү мавыктырганлыгы ачыкланды.

Иңенә фотоаппаратын асып, ул бөтен районны чарлап чыкты. Аның фоторәсемнәрендә – гади кешеләр һәм республикабызның күренекле шәхесләре, танылган спортчылар һәм эш башлаган кәсеп ияләре. Безнең Зилә – булдыклы фотограф: портрет булсынмы, табигать күренешләре яки махсус бүлек өчен тәгаенләнгән фоторәсемме – барысы да бик уңышлы килеп чыга.

Аның портретларын күргәч, шундук рәсемдәге кешенең кем, кайсы һөнәр иясе булуын, рухи халәтен аңлыйсың. Гәзиттә дүрт ел эшләү дәверендә тупланган портретлар җыелмасында хезмәткәрләр дә, авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә, ветераннар да, балалар да бар. Гәзит битләренә аларның бик азы эләгә. Зилә Абдуллинаның бүгенге тупланмасында тасвирланган фоторәсемнәр буенча районыбыз тарихын язарга була.
Читайте нас: