Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
13 июнь 2018, 17:13

Әгәр син блогер икән

14 июньдә интернет-берләшмә Блогер көнен билгеләде.

14 июньдә интернет-берләшмә Блогер көнен билгеләде. Интернетта көндәлек, веб-сәхифәләр алып барган кешеләр шулай атала. Кем блогер булала? Кем тели, шул: аш-су әзерләү серен уртаклашкан хуҗабикәләр, маҗаралары турында бәян иткән сәяхәтчеләр, кәсепчеләр, яңалыклар һәм сәяси тормыш турында тапшырулар алып баручылар һәм уй-фикерләре, тормышындагы вакыйгаларны уртаклашырга яратучылар.

Блогерлар берлегенә бөтендөнья челтәренә керә алган кешеләр җенесенә, милләте һәм яшенә карамыйча кушыла ала. Бу шөгыль мавыктыргыч кына түгел, куллана белсә, табышлы да – блогерларны хәзер төбәкләр хөкүмәтләре, нефть компанияләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар хезмәттәшлеккә җәлеп итә башлады.

Шуны аңлау зарур: интернетка мәчеләрен, кәтлит ясау ысулларын урнаштырган, үзенең һәр сәгатен тасвирлаган, төрле сәхифәләрдән сылтамалар белән уртаклашкан кеше – блогер түгел, җәмәгать челтәрләреннән файдаланучы. Күрсеннәр һәм бәяләсеннәр өчен син тар тармакта нәрсәдер эшли, ниндидер дәлилләр һәм вакыйгаларны кыска һәм кызыклы итеп тасвирлый белергә тиеш. Димәк, блог алып бару да эш.

Әйе, блогер – һәр сүзе өчен гәзит җавап биргән журналист түгел. Ул һәр дәлилне тикшерергә мәҗбүр иткән кырыс редакторга буйсынмый. Һәм күп очракта ул язган әйбер – аның шәхси фикере. Әмма шунысы да аермачык: блоглар әйләнә-тирә дөньяга тәэсир итүче куәтле чарага әверелеп бара. Димәк, аның киләчәктә нинди булачагы күбесенчә аларга бәйле.

Иң күп укылган блогер булу өчен нишләргә? Бу юлда үз-үзеңә сокланудан (ансыз булмый да) яңа сыйфатлы фикерләүгә кадәр күтәрелү зарур. Һәм, кызганычка, үз тормышыңны интернет-трольләргә “чәйнәргә” тапшырырга. Әмма кискен мәсьәләләр буенча үз фикереңне әйтүдән курыкмаска, урнаштырылган дәлилләр өчен җавап бирергә һәм үз фикереңне, әрләшүгә барып җитми, төпле итеп яклый белергә кирәк. Блогинг: “Кибеттә алдадылар! Коточкыч илдә яшибез!” – дип шыңшып утыру түгел ул. Үз язылучыларың булган көндәлек онлайн-эш бу. Алар һәрвакыт нәрсәдер ачыклау һәм төгәлләүне үтенә, тема буенча мәгълүматлар өсти. Сезне әрләп тә алырга мөмкин алар. Блогерның үзен санга сукмый башлавын күргән кеше аны укудан туктый. Һәм барысын да яңадан башларга туры киләчәк.

Я, сез блогер булырга әзерме?

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: