Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 июнь 2018, 13:20

Футбол өчен янып көябез!

Русиядә искиткеч мөһим вакыйга – футбол буенча дөнья чемпионаты булачак.

Русиядә искиткеч мөһим вакыйга – футбол буенча дөнья чемпионаты булачак. Озак көтәсе калмады – ул 14 июньдә башлана.


Тирә-якта бар нәрсә футболга бәйледер сыман. Ул чемпионатның билгесе – һөҗүмче Бүрене һәрҗирдә күрергә була хәзер. Җырчы Наталья Орейро берьюлы өч телдә (рус, инглиз һәм испан телләрендә) язылган һәм булачак дөнья чемпионатына багышланган җырга клип төшергән. Беркөн иртән шул җырны ишеткәч, кәефем көн буе күтәренке булды. Хәер, турысын әйтим, мин футбол белән мавыккан кеше түгел. Хоккейны яратарак бирәм. Футболны исә, ирем һәм биатам гына түгел, ә бөтен ил телевизор каршында булган чакларда гына карыйм.

Дөнья чемпионатында Русия җыелма командасыннан нәрсә көтелүе турындагы бәхәсләрне кызыксынып тыңлыйм. Футбол белән мавыккан илебез тамашачылары кебек үк, мине дә соңгы еллардагы уңышсыз уеннар борчый.

Русия командасы футбол буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр катнашты, нәтиҗәдә финалдан соң һәркемне бер үк сорау борчыды: хатабыз нәрсәдә? Чит илләрдән уенчылар сатып алабыз, чит ил тренерларын яллыйбыз, нәтиҗәсе аз.

ФИФА кагыйдәләре буенча, дөнья чемпионатын кабул иткән ил үзеннән-үзе турнирның финал өлешенә юллама ала. Бер яктан, безнең өчен зур бәхет, икенче яктан – команда үзен дистәләгән рәсми матчта уйнау мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Андый алышлар исә команданы шомартыр, көчле төркемнәр тупларга ярдәм итәр иде.

Илебез җыелма командасының кая да булса үтүе әллә ни мөһим дә түгел безнең өчен. Таң калдыруы, «Кирәген бирдегез, егетләр!» дип әйтерлек булу мөһим. Мәйданда гүя соңгы тапкырдай йөгерү, кагыйдәләрдән тайпылмыйча, үз-үзеңне кызганмыйча, җитез йөгерү.

14 июньдә А төркеменә кертелгән Русия командасы дөнья чемпионатын Согуд Гарәбстаны белән очрашудан башлап җибәрәчәк. Аннары иң көчлеләрдән булмаса да, фаразланмас Мисыр һәм Уругвай командалары белән алышлар. Һәр хәлдә көяләнеп караячакбыз һәм ышаначакбыз. Чөнки без, русиялеләрне өмет берләштерә. Үз илебездә – дөнья чемпионаты. Анда без беренче тапкыр Русия җыелма командасының плей-офф уеннарында ничек уйнавын күрү бәхетенә ирешербез дип уйлыйм.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: