Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
3 июнь 2018, 21:25

«Яши башлаганбыз кебек Чак белеп тәмен генә...»

Безнең халыкта шундый күркәм теләк-төшенчә бар: тигез-тиң яшәгез, тигез картаегыз, диләр.

Безнең халыкта шундый күркәм теләк-төшенчә бар: тигез-тиң яшәгез, тигез картаегыз, диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә адәм баласы яши-яши генә төшенәдер, мөгаен. Менә бүген авыл клубы фойесында утырган гаилә парларына карап-сокланып, тигез-тиң картаюның нинди зур бәхет булуын күпләр аңлагандыр. Быел алтын туйларын билгеләүче Сәлимә һәм Айрат Әхмәтҗановлар, Тәкъмилә һәм Зөлфәт Галләмовлар, Нәзилә һәм Флүз Хәбибуллиннар, Маһира һәм Марат Шәйхуловлар, тормыш сукмагыннан 55 ел бергә атлаган Гөлсирә һәм Рил Халиковлар, 60 ел бергә яшәгән Клара һәм Мирзаит Вафиннар бу. Ни кызганыч, Мирзаит абый бу бәйрәмне күрә алмады – бер ай элек вафат булды.

Иң элек юбилярларны авыл хакимияте башлыгы Альмир Абзалов тәбрикләде һәм Төбәк Башлыгы бүләкләрен тапшырды. Аннары сүз бүгенге тантана сәбәпчеләренә бирелде.

Нәзилә һәм Флүз Хәбибуллиннар Уфада укыган чагында танышкан. “Апрель аенда ук лалә чәчкәләре бүләк итә иде”, – диде Нәзилә апа Флүз абый турында. Бүген алар уллары Руслан, киленнәре Раушания белән матур гомер кичерә, оныклары Алия белән Ләйсәннең, аларның балаларының уңышларына сөенеп яши.

Кандракүл кызы Сәлимә 1966 елда Бишкурайга клуб мөдире булып эшкә килә. Шунда танышып китә дә инде ул армиядән ялга кайткан кап-кара бөдрә чәчле Айрат белән. Яшьлек хатирәләрен барлап, Сәлимә апа Айрат абыйның үзен урлап алып кайтуы турында бәян итте. Шул вакыттан бирле күпме сулар аккан. Балалары һәм оныклары белән бергәләп тату гомер кичерә алар.

Тәкъмилә апа үзе Бишкурайда туып үскән. Тормыш иптәше – Шаран егете Зөлфәт Галләмов белән Уфада танышып кавышканнар. Икесе дә гомер буе төзелеш тармагында эшләп, хаклы ялга чыккач, Бишкурайга кайтап төпләнгәннәр. Уллары Радик белән Дамир һәрвакыт кайтып, ярдәмләшеп тора.

Маһира һәм Марат Шәйхуловлар дүрт кызга гомер бүләк иткән. Алар гаиләләре белән еш кайталар туган йортка. Төпчекләре Миләүшә тормыш иптәше Айдар белән төп нигездә күркәм йорт бетереп килә.

Гөлсирә һәм Рил Халиковлар дүрт егет һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Рил абый гомер буе колхозда электрчы, Гөлсирә апа хат ташучы булып эшләде.

Вафиннар гаиләсе тарихына да аерым тукталып китәсем килә. 60 ел күпләребезгә үрнәк гаилә булды алар. Ике кыз һәм ике малай үстергән Клара апа белән Мирзаит абый. Клара апа күз яшьләренә төелеп, яшьлек елларын искә алды. Баксаң, Теләүле кызы Клараны Мирзаит абыйга димләгәннәр икән. Мирзаит абый Теләүледән Бишкурайга килеп йөргән бер хатынга үзенә кәләш табып бирүен сорый. “Булдырабыз, ике кыз бар”, – ди димче. Мирзаит абый ярәшкән кызларның беренчесен ошатмый. Клара исә күңеленә хуш килә. Тик кыз йөргән егетем бар дип, ризалык бирми. Мирзаит абый үҗәт булып чыга, кызны барыбер үзенә кияүгә чыгарга күндерә. Менә шундый мәхәббәт кыйссасы.

Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Тагын озын-озак яшәгез, авылдашлар. Моннан ары да күркәм гаилә бәйрәмнәрендә генә очрашырга язсын.

Айгөл Әхмәтҗанова.


Читайте нас: