Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
28 Май 2018, 13:26

Сугышмаска, күпер төзергә

Гәзит укучыларыбызга янә Туймазы укытучысы Юлия Константиновна Сабанцева турында сөйләргә булдык.

Гәзит укучыларыбызга янә Туймазы укытучысы Юлия Константиновна Сабанцева турында сөйләргә булдык. Гәзитебезне игътибар белән укыган һәм шигырь яраткан кешеләр аның былтыр язылган йөрәкләргә үтеп керерлек юлларын хәтерлидер әле, мөгаен:

“Җиребезгә нурлы

яз килде:

Кояш караңгылыкны җиңде.

Тынычлык, сөю көченә ышанам,

Чөнки

Озын-озак шушы җирдән барам...

Халкым минем!

Бәхетле бул!

Тынычлыкны сакла!

Синең кодрәтеңә мин ышанам,

Чөнки

Озын-озак шушы җирдән атлап барам”.

Шушы көннәрдә тагын шалтыратты ул безгә. Яңгыравыклы тавыш белән сәлам бирде. Әмма үзе бөтенләй йөри алмый диярлек. Аңа 91 яшь. Ул, җае чыкса, килеп китүебезне үтенде. Без бу чакыруны кире какмадык, әлбәттә.

– Бу шигырьләрне халык сугыш хәвефе янау турындагы хәбәр белән борчылып йөргән көннәрдә яздым, – ди Юлия Константиновна, картларча дөнья хәлләре турында фикер йөртеп. – Америка – көчле һәм бай ил. Аның президенты исә үзен бөтен галәм хуҗасы итеп тоя. Халыкара хокукны санга сукмый. Израиль Иранны бомбага тота, бәрелеш, корбаннар барлыкка килә... Аек акыллы барча кешеләр кебек мине дә бик борчый инде бу хәл.

Мин сугышның нәрсә икәнен беләм... Күпме афәт, күпме корбан китерде ул! Әтием Сталинград сугышында һәлак булды. Әмма мин башымнан авыр уйларны куарга тырыштым. Халкымның Җиребездә тынычлыкны саклап кала алачына ышандым.

Һәм менә минем чираттагы язым килде. Мин яңа тормыш башланачагына инандым. Димәк, без яңача уйларга, яңача яшәргә тиеш. Телевизордан Русия Президенты Валадимир Путинның “КамАЗ” машинасына утырып Кырым күпере аша чыгуын күрдем. Күпернең билгеләнгән вакыттан алда эшли башлавы могҗиза түгелмени?! Акыллы кешеләр шундый катлаулы төзелешне дә җиңеп булуны тагын бер кат дәлилләде. Җиребезне гөлбакча ясар өчен бер-берең белән сугышырга түгел, бердәм, тату булырга кирәк.

Беркем дә сугыш теләми. Бүген тынычлык хакына төрле ил, төрле дин һәм милләт халыклары берләшә. Мин дә яз килгәнгә яңача шатланам бүген...

Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: