Барлык яңалыклар
Серләшик
14 Май 2018, 12:12

Минем фикер

Бәйрәм алдыннан безнең сәхифәгә бер хат килде, анда автор берьюлы берничә мөһим мәсьәләне кузгаткан.

Бәйрәм алдыннан безнең сәхифәгә бер хат килде, анда автор берьюлы берничә мөһим мәсьәләне кузгаткан. Бу хатны “Серләшик” бүлегендә бастырырга булдык. Аны укып, гәзит укучыларыбыз да үз фикерен белдерер дип уйлыйбыз.

Алия:


“9 Май алдыннан яугир-бабам чәчтарашханәгә китте. Ачуы кабарып кайтты. Сораштыра башладым. Чәчтарашханәдә Георгий тасмалары саталар икән. Кыйммәт тә түгел, нибары 10 сум. Әмма бу бабама ошамаган. Ул совет чорында чыныккан, кырыс кеше. Анда эшләгән кызларга нәрсәләр әйткәнен күз алдына китердем. Бабамны озак тынычландырдым, әмма ул бик кызган иде. Намус һәм әдәп, хәзерге буынның байлыкка омтылуы турында фикер йөртте ул. Мин дәшмәдем, чөнки ул хаклы иде. Өч-дүрт ел элек, сәүдә предприятиесе киштәсендә Георгий тасмасы күреп, кемдер тиешле оешмага җиткергән иде, хәтерлисезме? Озак тикшерделәр, әмма нәтиҗәсе булмады. Аларны сату закон тарафыннан тыелмаган. Бездә исә тыелмагач, рөхсәт ителә, димәк. Югыйсә, “Георгий тасмасы” чарасы кодексында тасмаларны сатарга, товар һәм хезмәтләрне үткәрү максатында кулланырга ярамый дип билгеләнгән. Әмма бу бары тик чара кагыйдәләре генә.

Җиңү билгесе мотлак түләүсез таратылырга тиеш, әлбәттә. Әмма ирекле ярдәмчеләр тарафыннан районда яшәүче 130 мең кешегә таратылган сигез мең тасма (сезнең гәзиттә язылганча) бик аз. Дөресен әйткәндә, аны сатуда бер начарлык та күрмим. Без хәзер бу билгене Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган гөлләмәләр, чәчәк кәрзиннәренә беркетү мөмкинлегенә ия. Кемдер киемгә, машинасына беркетә, шуның белән илебез тарихына ихтирам һәм яугирләргә хөрмәт күрсәтә.

Тасмалар сатуда пәйда булган икән, димәк, аңа ихтыяҗ бар, димәк, ул кешеләргә кирәк. Чиркәү кибетләрендә христиан дине билгеләре, сәяхәтчеләр кибетләрендә исә бөтенләй башка ил билгеләре сатылу беркемнең дә ачуын кабартмый ич.

Икенче яклап... Чәчта-рашханәдә эшләгән кыз, яугирнең канәгатьсезлеген ишетеп, җитәкчесе күрсәтмәсенә карамый, елмаеп, бабама бер тасманы бүләк итсә, бу шау-шу купмаган булыр иде. Бабам да үпкәләмәс, мин дә хат язмас идем. Әмма ул алай эшләмәгән, хезмәт вазифасы бурычларыннан чигенмәгән. “Зарар юк, бабам. Кәсеп бу”, янәсе.

Сез ничек уйлыйсыз?