Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
8 Май 2018, 12:30

91 яшь – яшьмени ул...

Иремнең әбисенә – 91 яшь. Яше олы булуга карамастан, ул тормышка мөкиббән.

Иремнең әбисенә – 91 яшь. Яше олы булуга карамастан, ул тормышка мөкиббән.

Нәнәебезнең исеме Вәкилә Гыймазетдин кызы Муллакаева. Беренче тапкыр танышырга килгәч, мине баштанаяк карап чыкты да: “Бик мөлаем күренәсең, собханалла, мин дә яшь чакта бик чибәр идем...” – диде.

Сугыш михнәтләрен үз иңендә кичерүенә карамастан, нәнәебезнең күңеле көр. Ул яшьлегендәге мавыктыргыч вакыйгаларны искә алып сөйләргә ярата, кайчагында гына елларны, көннәрне буташтырып җибәрә.

Ишле гаилә башлыгы – әтисе яшьли вафат булганнан соң, көндәлек тормыш мәшәкатьләре нәнәебез иңенә төшә – ул әнисе өчен терәк-таяныч, өч сеңлесе һәм ике энесе өчен апа була.

Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, аннары ире белән май-сыр заводына күчә. Николаевка авылында төпләнеп, авыл клубына кассир булып урнаша. Соңрак исәп-хисап эшенә сәләтле белгечне кибеткә сатучы итеп чакыралар.

– Хәзер генә ул кибет киштәләрендә җаның ни тели шул бар, ә үткән заманнарда кайбер ризыкларны беренче тапкыр күреп шакката идек, – дип сөйли нәнәй.

Әбиебез бүген дә чәмле тормыш белән яши, акыл-зиһене төгәл. Байтак еллар ялгызы гомер итә, караучы-тәрбияләүче кешегә мохтаҗлык кичерми. Җәмәгать хезмәткәре, күрше фатирдагы әби-чәбиләр, оныклары белән балалары кунак була аңарда. Ачык йөзле хуҗабикәнең өендә һәрвакыт чиста, тәмле коймак исе аңкый.

Шушы искиткеч ханымны белә-белгәннән бирле, аның бервакытта да тормышка зарланганын ишетмәдем. “Нәнәй, сәламәтлек ничек?” – дигән сорауга баш бармагын күтәрә дә, елмаеп: “Отлично, кызым!” – дип җавап бирә. “Иң матур күлмәкләреңне төйнә дә безгә кунакка җыен!” ише тәкъдимнәрне сөенеп кабул итә. 8 Мартны сеңлеләре белән бәйрәм итә, ахирәтләре белән кич утырырга да күп сорап тормый. Кайвакыт: “Кара әле, күрше карчыгы чәйгә кермәде – ул миннән олырак, имеш. Мин төшәргә тиеш икән аңа. Дүрт яшь! Шул да булдымы аерма...”

Күптән түгел нәнәй бездә кунак булды. Эшкуар оныгының бернәрсәгә дә җитешмәвен күреп, җитди кыяфәт белән аңа ярдәмен тәкъдим итте: “Кая, ревизия ясыйм әле!” Аннары тыйнак кына өстәп куйды: “Компьютерны белмим шул. Дәфтәргә язып, борынгыча эшләргә күнеккәнмен...”

Алинә МУЛЛАКАЕВА.
Читайте нас: