Күптән түгел безнең районда бер кыз бала югалды, җәмәгатьчелек арасында шау-шу кузгатты бу.
Балалар югалу – иң куркыныч күренеш, аңа әзер булу мөмкин түгел. Рәсми мәгълүмат буенча, Русиядә ел саен 20 меңләп балигъ булмаганнар гаеп була. Яртысын исән килеш табалар, калганы һәлак була яисә хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә. Бу куркыныч саннар салкын тиргә батыра. Тоташ бер шәһәр югала ич! Мәктәпкә, секция яисә кибеткә киткән газиз кешеңнең югалуы – коточкыч күренеш һәм әти-әниләрнең бетмәс-төкәнмәс газабы.
Совет чорында, интернет турында фантастика романнарында гына язылган вакытта, без – малай-шалай, җәй көне караңгыга кадәр урамда йөри идек. Өйгә күгәргән күз төбе, ертык ыштан белән төнлә генә кайтып керәбез. Әти-әниләр гауга куптармый, милициягә шалтыратмый, чөнки заманасы башка. Без барлык тармакларда дәүләтнең тоташ күзәтчелеген тойдык, урамнарда шикле затлар һәм рухы зәгыйфьләр йөрми иде. Хакимият таләп тә итте, әмма профсоюз путёвкалары, иртәгәсе көнгә ышаныч, гаилә иминлеге тәэмин итте. Хәзер заман да, кешеләр дә үзгәрде. Канлы бәрелешләр, теткәләнгән йөрәкләр өчен кем җаваплы булу турында бәхәсләшәбез. Бозыклыкны “данлаучы” телевидениеме? Интернет-порнографияме? Моңа күзләрен йомучы түрәләрме? “Берни белмим, берни ишетмим” дип яшәүче ватандашларыбызмы? Һәм бу без – дәүләт билгеләренә ия, әмма законга ышанычы, якынына мәхәббәте һәм яхшылыкка өмете аз җәмгыять.
Бу мәсьәлә Русиягә генә кагылмый, билгеле, дөньяның күп дәүләтләре өчен “чуан” бу. Төрле мәгълүмат буенча, илебездә 30 меңләп педофил яши. Шунысы борчый, җәмгыять бу рухи зәгыйфьләрнең яшәү урынын белергә тиешме икән? Тоткынлыктан чыккан кешенең хәвефсез булуына, башка җинаять кылмаячагына иманы камил булырга тиеш аның.