Әй, балачак, балачак. Балачагым сүзен әйтү белән яшел бәбкә үләне, инеш буе, бергә үскән кызлар-малайлар искә төшә. Иң матур чак, җирдә мәңге яшәр сыман тоелган чак. Самими, тирә-яктагы бөтен кеше миһербанлы, ярдәмчел дип ышанган чак. Үтеп китте инде гомер, күпме кайгы-хәсрәт кичердем. Адәм баласы түзем бит ул. Үткәннәрне кабат күз алдыма китереп, язучы дустыма сөйләп бирдем. Укып чыгыгыз, кемгә сабак, кемгә гыйбрәт булсын мин кичергәннәр.
...Иптәш кызымның исеме Кәримә. Без аның белән Бөре педучилищесында таныштык. Гади авыл кызы. Барыбыздагы кебек чәчкәле ситса күлмәк, кап-кара озын чәч. Пешкән шомырт кебек кап-кара күзләр. Күзенә карасаң, төпсез коега чумган кебек буласың. Андый күзләрне башкача күрмәдем дияр идем, күрдем. Хәтта шигырь дә яздым. Ул җырлап җибәрсә, бөтен училище тына. Аның үзен дә, җырын да яраттык без. Төркемдә дүрт кенә ир бала, алар барысы да Кәримәгә гашыйк иде. Тик ул берсен дә сайламады.
Инде еллар тузанында калган 60нчы еллар. Тулай торак, 42 сум стипендия. Җитә иде, күңелле иде. Көн дә үзенә күрә бер бәйрәме, бер мәшәкате бар бит студентның. Мәш килеп, дүрт ел үтеп тә китте. Юллама белән эшкә җибәрделәр. Без икебез дә Мәчетле районына эләктек. Кәримә Ләмәзтамак авылына, мин Мәчетленең үзендә калдым.
Очрашып торабыз. Мин мәктәп интернатында яшим, Кәримә – Зөһрә карчыкта. Бәләкәй генә алты почмаклы авыл өе, 30 сотый бакча, сыер тота. Кунакчыл, пөхтә-чиста апа. Интернатта торасы килми бит, шимбә дәрес бетү белән авылга китәм. Мин тәм-том алып кайтам. Зөһрә апада катык-сөте, бәрәңгесе, яшелчәсе бар. Мунча ягып юынгач, клубка китәбез. Матур авыл, Әй буенда урнашкан. Шомырт чәчкә атканда үзәннәр ап-ак чәчәккә күмелә. Исеннән, гүзәллектән башлар әйләнә. Әй суының бер яры – биек, текә, икенче ягы – үзәнлек. Текә ярда каеннар үсә. Кызлар көянтәләп су ташый.
Ак алъяпкыч, зәңгәр чиләк,
Авылның дүрт еллык мәктәбе, магазины, клубы бар. Яшьләр дә байтак. Кичен барысы да клубка җыела. Китапханәсе дә бар. Элек телевизор, телефон юк бит. Бар шатлык – клубка барып, кино карап, җырлап, биеп кайту. Без дә клубка киттек. Зөһрә апа, 12дән дә калмаска кушып, озатып калды. Авылда кунак кызларын озата бару гадәте бар бит. Безне дә озаттылар.
Менә октябрь бәйрәме җитте. 7 ноябрьдә бит инде ул – иң зур бәйрәм. Концерт була, олысы-кечесе җыела. Клуб шыгрым тулы, утырырга түгел, басып торырга урын юк. Кәримә белән концерт карадык. Аның җырлаганын әле берсе дә белми. Бердәнбер яшь укытучы. Калган ике апаның гаиләсе бар, мөдир Гайнанов абый – олы яшьтә.
Доклад, концерт беткәч, уенга калдык. Ул заманда йөзек салышлы уйный идек. Озын эскәмиягә күпме кеше сыя, шулкадәр тезелеп утыра (гадәттә 8-10 кеше). Берәү йөзек сала. Йөзекнең кемдә икәне әйтелми. Ул кеше нәрсәдер эшләргә тиеш була. Без дә уенда. Башта җырларга кушылды. Йөзек Кәримәдә икән. Басты. Каушады. Аннары җырлап җибәрде...
Берсе дә әйтми балам дип.
Өч куплет җырлады. Тынлык. Йөрәк чыгып китәрдәй булып тибә. Кәримә җырлап бетерде дә, басып тора. Йөзекне салырга да онытты. Шуннан клуб мөдире Рим бию көйләре уйнап җибәрде. Дәррәү кубып, бар да биергә төште. Без Кәримә белән кайтып киттек. Озатырга килүче дә булмады. Сәер.
Мин Мәчетлегә кайтып киттем. Яңа елда очрашырга сүз куештык. Мин янә килергә булдым. Зөһрә апа да чакырып калды.
Эшләп йөрибез. Тәҗрибәле укытучылар ярдәм итә, үзебез дә тырыш. Әти-әниләр дә укытучы белән бер сүздә. Халык ачык. Укытучыларга урман хуҗалыгыннан кышка җитәрлек утын китерәләр. Түләүсез, аны кисеп, ярасы гына кала.
Яңа ел җитте. Чыршы бәйрәме үткәрдек. Берничә көн ял бирделәр. Һәрберебез туган якларга кайтып килдек. Сагыну басылды бераз. Кәримә янына бара алмадым. Гыйнвар азагында Кәримә үзе килеп, яңалык сөйләп китте. Ул авылына кайтып киткәч, Рим килеп, иптәшләре белән утынны кисеп, ярып киткән. Әнисе Зөһрә апага килеп: “Улымның Кәримәгә күзе төшкән, өйләнергә исәбе бар”, – дип сөйләгән. Әллә үзе дә гашыйк инде, аңлый алмадым.
Тамара ФАРВАЕВА,
Илчембәт авылы.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).