– Барам дигәч, барам! Егерме биш ел буе ал-ял белми эшләп, чак кына тын алырга хакым юкмыни? – дип тузынды ирем.
Җанкаемның чыгырдан чыгып барганын күреп, тизрәк салпы ягына салам кыстырырга ашыктым:
– Һи, алтынкаем! Кем-кем, син күптән моңа лаек. Түрәң урынында мин булсам, синең акылың, тырышлыгың өчен әллә кайчан җибәрер идем. Шундый да шәп эшчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтә белмәүләренә аптырыйм. Синсез өч көн дә тора алмыйлар бит. Шулай булгач, үзеңне ничек итеп бер айга әллә кая ялга җибәрсеннәр инде! Әнә, минем әллә ни кирәгем булмагач, бушка путёвка бирделәр.
Ничек итсәм иттем, үземнең ял йортына китәргә җыенуымны ярып салдым. Тик мондый борылыш иремә ошап бетмәде, болай да чиртсәң каны чыгарга торган йөзе тагын да кызарып китте.
– Мин барам дигәч кенә, үзең өйдән чыгып сызарга булдың-мы? Балаларыңны, дөньяңны ансат кына ир җилкәсенә калдырмакчысыңмы? Килеп чыкмас! Син кызлар кебек сикергәләп йөре, ә монда авыру ирең интегеп дөнья көтсен, имеш!
– Соң, сиңа путёвка биргән кеше юк бит әле...
– Ә-ә-ә,минем эш урынымны гаепләмәкче буласыңмы әле?! Син җибәр! Бердәнбер иреңә гомер эчендә бер тапкыр путёвка алырга акчаң жәлме әллә?
– Ярый, тынычлан! Башта үзем барып, яшәү-ашау шартларын, дәвалау дәрәҗәсен тикшереп кайтыйм да, әйбәт булса, сине дә җибәрермен.
Җанкисәгемне шулай өмет-ләндереп, шифаханәгә китеп тә бардым.
Әйбәт каршы алдылар. Ике кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Гел югары категорияле табиблар карый. Нинди генә процедуралар юк! Тоз шахтасында ятам, циркуляр душта да коенам, шифалы ваннасын да калдырмыйм. Шәп бит, әйгенәм! Ә сузылып ятып чибәр, яшь егеттән массаж ясатулары!.. Кеше пешергән әзер ризыкны кинәнеп ашаулары үзе бер гомер! Һәр кич төрле чараларда катнашып, күңел ачуы да бик шәп! Ял итүчеләр кайчан парлашып беткән диген, тегендә дә “хи-хи-хи”, монда да “кети-мети”. Минем кылны да тарткалап карадылар...
“Җирдәге ожмах”та көннәр сизелми узды да китте. Өйгә кайтыр вакыт җитте. Ишекне ачып кереп, җанашымны бер суырып үптем дә, тотындым сөйләргә:
– Синең өчен куанып бетә алмыйм, җанкисәгем! Әл дә башта үзем барганмын. Интегеп ятар идең шунда, дүрт стена арасында. Таң тишегеннән торырга кирәк, ялында булса да йокысын туйдырсын дип жәлләгән кеше юк. Табиблары да, процедуралары да ышту балниста, ышту монда. Хәлеңне сораган кеше дә юк. Ятасың, ничек көн уздырырга белми аптырап.
Ә менюлары! Анда: “Синең нәрсә ашыйсың килә?” – дип сорап тормыйлар. Пешергән нәрсәләре, Ходаем, авызга капмалы түгел. Яратсаң да, яратмасаң да, ашарга туры килә, корсакны нәрсә беләндер тутырырга кирәк бит инде. Көн буе плитә янында биеп торган хатының булмагач, ач йөрүең дә бар.
– Дә-ә, хатын! Синең сөйләвеңә караганда, мин ял итәргә хыялланган шифаханә өйдә икән бит!
– Шулай шул, кадерлем, әллә кайда каңгырып йөргәнче, шушы курортыңда гына яши бир. Хәзер бәлешем әзер була, пешеп чыкканчы, кая, үзеңә массаж ясый торыйм, тайский дигәнен!
Ләлә Абзалова-Хәсәнова,
Бишкурай авылы.