Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 апрель 2018, 12:09

Кассиопея йолдызлыгы

10нчы сыйныфның берничә укучысы мәктәп бинасының сул башына – икенче катта урнашкан физика бүлмәсе белән лаборатория тәрәзәләре төбенә килеп баскан.

10нчы сыйныфның берничә укучысы мәктәп бинасының сул башына – икенче катта урнашкан физика бүлмәсе белән лаборатория тәрәзәләре төбенә килеп баскан.


Миңа 1964 елда булган бер тарихны сөйләделәр. 8нче (хәзер – 6нчы) мәктәптә кичә оештырылган. Һәм физика һәм астрономия укытучысы Павел Константинович Дроздовның аларга тәрәзәдән, бауга бәйләп, савытына салынган телескопны төшерүен көткән. Аннары, мәктәп артындагы тәбәшәк каралтының (ул бүген дә шунда) яссы түбәсе өстенә менеп, йолдызлы күк йөзен күзәткән...

Әйе, ул телескопны коридордан да алып чыгып булыр иде, тик бу очракта барысы, аның савытын күреп, төрле яктан йолыккалый башлар, тотып карарга, эчлеген күрергә теләр иде: «Нәрсә ул? Кая барасыз?..» Һәм ул малайларның серен белмәгән кеше калмас иде... Укытучы моны аңлаган. Шуңа күрә бу «операциядә» катнашырга һәм ул җиһазны, бауга бәйләп, тәрәзәдән төшерергә риза булган.

Минем өчен кадерле 2нче мәктәптә дә физика һәм астрономия укытты ул. Киң күңелле, олы йөрәкле Павел Константинович! Безгә ул гүзәл һәм серле Галәм дөньясын ачты. Астрономия мавыктыра, сокландыра һәм илһамландыра иде. Шуңа күрә без китапханәчеләрнең теңкәсенә тиеп бетә идек: «Башка планеталардагы тереклек ияләре турында берәр китап бирегез әле!» Йотлыгып укый, төннәрен серле йолдызлыкларны эзли идек.

Астрономияне урта гасырларда өйрәнгәннәр. Пётр I дәверендә мәктәпләр һәм училищеларда космография мәҗбүри фәнгә исәпләнгән. Хәзер исә нишләптер аңа игътибар юк. Юрий Гагарин һәм Алексей Леонов илендә! Ләкин кеше Җирдән еракта да тормыш булу-булмауны белергә тели ич...

Былтыр мин Павел Константинович белән берничә тапкыр очрашкан идем. Муенына кечкенә сумка аскан иде. Пенсионерларны аяусыз талыйлар хәзер. Шуңа күрә укытучының шул хәвефсезлек чарасына игътибар итеп тетрәнгән идем. Аннары ул гаип булды. Аны танышларым аша эзләп карадым. Һәм һич көтмәгәндә аны кар-буранлы урамда очраттым – коточкыч авыр арба тарткан. Ябыккан, картайган. Тик исән-сау! Телескоп турындагы тарихны ишеткәч, көрсенеп куйды: «Карале, ә мин хәтерләмим...»

Искиткеч гүзәл буын – өлкән яшьтәгеләр сафы сирәгәеп бара. Безне йолдызларга әйдәгән затлар. Алар исән чакта, хәлләрен белешеп торырга, аларның тормышы белән кызыксынырга кирәк. Мөһим сүзләрне әйтеп өлгерергә...


Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: