Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
4 апрель 2018, 14:25

Тәкъдирдә шулай язылганмы...

Кемерово фаҗигасе турында дулкынланмыйча сөйләү мөмкин түгел, тамакка төер утыра.

Кемерово фаҗигасе турында дулкынланмыйча сөйләү мөмкин түгел, тамакка төер утыра. Җәмгыять иң элек һәлак булган балалар турында уйлый. Аек фикерле һәр кешенең эчке кичерешләреннән беркая да кача алмыйсың. Чөнки моның сәясәткә дә, икътисадка да, илебезгә дә бернинди дә мөнәсәбәте юк – кайда гына яшәмәсен, анык кешенең уй-кичерешләре бу.


Әмма сөйләргә туры килә – туймазылылар редакциягә шалтыратып: “Бездә ничек? Шундый көтелмәгән хәл була калса, котыла алырбызмы?” – дип сорый. Очраклы хәвеф түгел, әлбәттә. Кемереводагы ише ял үзәкләрен тоташ дөньяда бер тамчы су кебек охшаш итеп төзиләр. Бер үк төрле маркетинг ысуллары нигезендә. Иң өске катта – һәрвакыт ашау-эчү урыны һәм кино, чөнки анда аренда бәяләре арзан, сәүдә үзәкләре исә табышсыз...

Бүген, җәмгыять гаепле кешене эзләп бәргәләнгәндә, “тәкъдирдә шулай язылуы” ачыклана. Берәү ялкын сүндерү җиһазы урнаштырмаган. Берсе сигнализацияне сүндергән. Икенчесе, балаларын кино залында калдырып, кибетләр буйлап киткән. Өченчесе барысын да бикләп калдырган. Янә берсе яна торган пластик стакан саткан. Үз гамәлләре яисә гамәлсезлеге белән фаҗигагә китергән кимендә йөз кешене табарга булыр иде.

Баш прокуратура күрсәтмәсе буенча бу көннәрдә илебезнең барлык сәүдә үзәкләрендә, шул исәптән безнең районда тикшерүләр үтә. Аның нәтиҗәләре турында киләсе саннарның берсендә мотлак хәбәр итәчәкбез.

Әмма шәхсән үзем шундый фикердә мин: тикшерү һәм күнегү-өйрәнү ыгы-зыгысы – вакытлыча күренеш кенә. Боларның барысы аша да үттек инде без. “Хромая лошадь” клубындагы янгын, тагын бик күп шундый фаҗига булды. Алардан соң безгә барысын да тикшерергә, барысын да төзәтергә вәгъдә иттеләр. Бераздан дөньяны яңа бәла тетрәндерде.

Бу бәла-казалар һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең транспортта йөрү кагыйдәләре кебек үк кан белән язылганлыгын аңлаган очракта гына тукталачак.

Тышкы дошманнан саклау өчен камил “Тополя” һәм “Ярсы”, куәтле “Кинжалы”, “Буревестник” һәм “Посейдон” коралларыбыз бар. Табышка, байлыкка омтылу, сәүдә үзәкләре мәйданнарына шыплап тулган кибет, ял үзәкләреннән күбрәк файда алуга омтылыш ише эчке дошманнардан кем саклар икән безне? Чөнки бу дошман тегесенә караганда күпкә куркыныч һәм хәвефле.

Оксана МӘКЪСҮТОВА.

Читайте нас: