Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
4 апрель 2018, 12:13

"Гармун алыйк әле, дуслар..."

Районыбызда биләмәара клуб системасының алдынгы эшчәнен билгеләделәр

Районыбызда биләмәара клуб системасының алдынгы эшчәнен билгеләделәр

Сишәмбе көнне районыбызның мәдәният йортлары хезмәткәрләре һөнәр осталыгында ярышты. Алар биеде, җырлады, музыка коралларында уйнады, спектакль күрсәтте, хәтта авторлык фильмы төшереп алып килүчеләр дә булды. Кыска метражлы фильмнарында алар 30 елдан соң авыл мәдәният йортларын ничек күзаллавы турында бәян итте.
Беренче урынны Илчембәт мәдәният йорты администраторы Фәния Шәрапова яулады, икенче урында – Тукай авылы мәдәният йортының “Истәлек” иҗат коллективы сәнгать җитәкчесе Рөстәм Насыйров, өченче урында – Карамалы-Гобәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Назимә Садыйкова. Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Калган катнашучылар аерым бүлекләрдә («Милләтара стиль», «Кеше үз урынында”, “Иҗади тәвәккәллек өчен”...) билгеләнде.
Төп бүләккә Иске Туймазы мәдәният йортының 43 яшьлек аккомпаниатор-концертмейстеры Зөлфир Шакиров (фотода) лаек булды. Шофёр эшен ташлап, мәдәният йортына урнашканнан соң тормышы үзгәрүен билгеләде ул. Бөтенрусия, төбәкара, район гармунчылар бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң шундый карарга килгән якташыбыз.
– Беренче тапкыр гармунны кулыма 12 яшемдә алдым, – диде Зөлфир Әмирҗан улы. – Көйләрне отып, гармун төймәләренә баскалап карый-карый, ярты елда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Аннары аккордеонны үзләштердем һәм 4 елдан соң “Уйна, гармун!” район бәйгесендә беренче җиңүгә ирештем. Соңрак башка казаныш-уңышларым да булды. Гармунда оста уйнаган бертуган Юнысовларны, Ринат Вәлиевны, Рөстәм Вәлиевны тыңларга яратам.
Шакиров ирекле ярдәмче эшчәнлеге өчен дә вакыт таба. Аның карамагында авылда “Чәмлеләр” отряды оештырылган. Алар ялгыз пенсионерларга, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына булыша.
Зилә АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: