Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
23 март 2018, 13:37

Серләшик

Тормышыгызны үзгәртергә курыкмагыз

Тормышта кешенең үзе өчен иң зыянлы киртәләрнең берсе – «соң инде». Яңа һөнәргә ия булырга, эшне яки яшәү урынын алыштырырга – кыскасы, тормышта нәрсәнедер үзгәртергә «соң»... Шулай уйлаган кешеләр еш кына бер гади хакыйкатьне оныта: исәнлек кирәк, исән булсаң, барысына да өлгереп була.

Пенсиягә чыккач, мин эштән китәргә һәм үзем өчен яши башларга карар иттем. Ләкин... Үзем өчен уңайлы эш урыны, байтак ел дәвамында күнектереп өлгергән, күңелгә хуш килгән эшем гүя кулымнан тотты, аякларымны тышаулагандай булды. Тик бераздан тормышым күңелсезләнеп киткәндәй, илһамым сүрелә төшкәндәй булды, һәм мин күнегелгән җайга дәвам иткән юлдан атлау ялкытканлыгын, арытканлыгын тойдым.

Бу халәттән арыну өчен иң нәтиҗәле чара – күңелеңә хуш килгән берәр шөгыль табу, әлбәттә. Шушы көннәрдә җәмәгать челтәрләрендә бер пенсионерга кагылышлы тарих күзгә чалынды. Уфада яшәгән Сания Сәгыйтова пенсиягә чыккач мөстәкыйль сәяхәткә чыгып киткән. 69 яшьлек хатын 40 илне күргән, Русиянең һәр почмагына диярлек аяк баскан. Югыйсә табиблар аның әллә күпме авыруын тапкан һәм хәтта инвалидлык төркеме билгеләтергә киңәш иткән.

Танышларым арасыннан бер ханым чит ил кешесенә тормышка чыкты һәм аның янына күчеп китте. Аякка баскан уллары, бармаклары белән чигә тирәсен бораулап, аның бу «акылсызлыгын» кискен гаепләде. Якын ахирәтләре һәм туганнары исә хуплады. Хәзер яше 60ка якынлашып килә, һәм ул бәхетле. Ире белән бергә сәяхәт итә, шигырьләр яза.

Бер ахирәтем дә авылдагы күнегелгән тормышын үзгәртүдән курыкмады һәм шәһәргә күчеп килде. Моңа һич үкенми. Дуслар, җанына яткан эш тапты, һәм менә хәзер ун ел тормышының һәр көненә шатланып яши.

Күршеләремнең берсе исә йога белән мавыгып китте. Көлә: «Өлкән балаларым миңа шулай ди: «Синең яшькә җиткәч, без дә синеңчә эш итәчәкбез. Тик хәзергә безнең вакыт юк». Ә минем вакыт җитәрлек. Тиздән хыялым тормышка ашачак – Һиндстанга барачакмын».

Менә шундый аермачык мисалларга нигезләнеп, нәтиҗә ясарга мөмкин: 55 яшьтә тормыш башлана гына әле.

Шуңа күрә башка шәһәрдә яшәгән кызым шалтыратып, эш урынын алмаштырырга тәкъдим иткәч, мин һич икеләнми риза булдым. Яңа һөнәр үзләштерергә, сәяхәт итәргә, чит телләр өйрәнергә телим. Чөнки гомер хыялларны тормышка ашыру өчен бирелгән. Моның өчен минем вакыт җитәрлек.


Әнисә ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА.


Читайте нас: