Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
19 март 2018, 13:01

Теш дәваларга? Фәкать әти белән бергә!

«Туймазы хәбәрләре» гәзите редакциясендә VII «Әти булу бәхете» фоторәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен һәм анда катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды

«Туймазы хәбәрләре» гәзите редакциясендә VII «Әти булу бәхете» фоторәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен һәм анда катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды
Бу бәйгене оештыручылар – «Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге һәм «Туймазы хәбәрләре» гәзите. Быел ул 14 гыйнварда башланды һәм «Гаиләне яклаучы – Ватанны саклаучы» өндәмәсе белән үтте.

Бу тантанага бәйгедә катнашучыларның гаилә әгъзалары да чакырылды. Урындыклар җитми башлагач, Туймазы мәгълүмат үзәге директоры һәм «Энерджи» иҗат студиясе бүлмәләренә йөгерделәр. Өс киемнәрен башта – җыелыш залына, аннары күршедәге бүлмәгә элделәр. Тик анда беркемне дә кертмәделәр, чөнки клоун Клёпа шунда гримланды, шул сәбәпле, куртка, пальтоларны, көлешә-көлешә, яртылаш ачык ишек аша тапшырдылар.

Чәй эчеп җылындылар, сумса, җиләк-җимеш, кәнфит белән сыйландылар. Балалар рәсем ясады, ә өлкәннәр бер-берсе белән танышты, сөйләште. Моны хәтта читтән карап тору да күңелле булды.
Шарлар белән бизәлгән вакытлыча «сәхнә» мәйданчыгында клоунны әсәрләнеп каршы алдылар. Балалар гына түгел, аз сүзле әтиләр, аннары купшы киенгән әниләр дә балачагына әйләнеп кайтты. Үзенең бау аша сикерүне һәм кыршау әйләндерүне онытмаганлыгын белгәч, һәркем канәгать калды. Балаларга аеруча фокуслар һәм йорт куяны Васька, аны сыйпап карау мөмкинлеге ошады.

«Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге җитәкчесе Наталья Ермошина, Туймазы мәгълүмат үзәге директоры Гәүһәр Фазуллина, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының «Серпантин» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Василий Биккинин фәкать гаилә – иң ышанычлы терәк, илнең нигезе булу, Русиядә аңа алмаш булмау, ата-аналарның балалары өчен җаваплылыгы турында сөйләде.

Әтиләр балалары белән бергә грамота, диплом һәм бүләкләр алырга чыкканда, слайдлы тамаша күрсәтелде. Бу вакытта Наталья Владимировна бәйгедә катнашучылар белән таныштырды һәм тапшырылган фоторәсемнәргә бәйле тарихларны сөйләде, әтиләргә мәхәббәт рухы белән сугарылган хатлардан өзекләр укыды.

– Артур Мансуровның өлкән кызы стоматологка күренергә тиеш булган. Александра бик курыккан һәм әнисеннән әтисен чакырып кайтаруны үтенгән. Бу вакытта ул эштә булган, ләкин кызының үтенечен ишеткәч, эш киемен дә алмаштырып тормыйча, кызына ярдәмгә – стоматолог кабинетына йөгереп килгән.

Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: