Барлык яңалыклар
Серләшик
19 март 2018, 12:36

Кычыткан

Сугыш алдыннан яисә сугыш чорында туган балалар турында еш уйланам мин.

Сугыш алдыннан яисә сугыш чорында туган балалар турында еш уйланам мин. Күпне кичергән буын бу. Ачлыктан иза чиккән буын. Кыш көне даими ачлыктан, ялангычлыктан салкын үзәкләргә үтә. Хәлсезләнгән балалар язны, тәүге үлән баш калкытуын көтә. Кычыткан, кымызлык һәм башка төрле үләннәр коткара аларны. Андый ризыктан эч күбә, ачлык исә беразга гына басыла.

Тыныч, тук һәм бәхетле тормыш турында хыялланган сугыш балалары бик иртә олыгайды. Туганнарым сөйләгән берничә вакыйганы да искә алу җитә.

...Нина һәм Миша атлы сабый балалар түземсезләнеп әниләрен көтә. Чөнки ул эштән сугыш чорының иң төп сые – икмәк алып кайта. Балалар кычыткан ашы белән бер телем ипи ашый. Калганы кичке ашка.

Әмма әниләре артыннан ишек ябылырга да өлгерми, сабыйлар әбиләрен ялкыта башлый: “Ипи бирче безгә!” Аларның мөлдерәп торган күзенә карап: “Кич нәрсә ашарсыз?” – ди әбисе. “Сөт белән кычыткан ашарбыз”, – дип пышылдап кына җавап бирә сабыйлар. Сарайда туендыручы сыеры булган кешеләр дә бар, әлбәттә. Әмма күпләр коры шулпа белән көн күрә.

Бервакыт күршесе Мишаның әнисен очрата: “Улың бит каты кычкыра иде...” Баксаң, биш яше дә тулмаган малайны әбисе тыкрыкка кычыткан җыярга җибәрә.

Бияләй киеп, кычытканны капчыкка өзеп тутыра ул. Кинәт яшенле яңгыр башлана. Мишаның иләмсез зур итекләренә су тула. Бер генә коры җире дә калмаган малайның йөрәге дөп-дөп тибә. Ул өйгә йөгерә. Яшен артыннан куган кебек тоела аңа. Күк күкрәгән саен урам тутырып кычкырып җибәрә Миша: “Я Хода!..” Әбисе өйрәткәнчә, күк күкрәгән саен дога кабатлый ул. Шунысы таң калдыра, ничек кенә куркыныч булмасын, малай кулыннан капчыгын ычкындырмый, үҗәтләнеп, пычрак юлдан өйгә таба сөйри. Чөнки кычыткан – ризык ул. Капчыгын ташласа, барысы да ач калачак.

...Сугыш балалары күптән бабай, дәү әтиләр инде. Әмма күңеле белән һаман малай алар. Бераз кырыс холыклы, әмма бар нәрсәгә әзер. Алар өчен сакчыллык – тормыш таләбе. Һәм “икмәк булса – җыр да була” дигән гыйбарә алар өчен буш сүз генә түгел, чынбарлык. Кешеләргә, ризыкка, сафлыкка мөнәсәбәте белән алар безгә һәрвакыт үрнәк.

Константин ЧЕРНОВ,
Түбән Троицкий авылы.