Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
15 март 2018, 11:56

Туймазыда күчмә зоопаркта дүрт юлбарыс баласы туган

Бер ай элек шәһәргә «Барс» зоолунапаркы килде, ул буаз Уссури юлбарысы Шанди белән республика районнары буйлап йөрде.

Бер ай элек шәһәргә «Барс» зоолунапаркы килде, ул буаз Уссури юлбарысы Шанди белән республика районнары буйлап йөрде. Һәм – менә тагын бер сөенче: шушы көннәрдә дүрт юлбарыс баласы дөньяга килгән. Уссури юлбарыслары хәтта иректә дә гадәттә икедән артык бала китермәүне исәпкә алсак, читлектәге юлбарысның гаиләсе шулай ишәюне зур вакыйга дип әйтергә була.

Ишле балалы юлбарыс хәзер иркен читлектә яши. Балалары өшемәсен өчен ул читлекнең яртысын каплаганнар, икенче яртысында Шанди тыныч кына йөри, эчә, ашый.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: