Һәр иртәдә без, өметләнеп, тәрәзә аша урамга багабыз – сагынып саргайган агачларга кар сармаганмы? «Күк кәнсәләре саеккан, күрәсең, шуңа карга кытлыктыр...» – дип юанабыз. Эскәмиядә утырганнар арасыннан берәү исә мыек астыннан көлемсери: «Безнең замандагы кармы? Өй түбәсенә кадәр җитә иде! Әни өйгә кайтырга чакыру өчен безне табалмый интегә иде: «Кая качтыгыз сез, шайтаннар!..»
Шул сүзләрне ишеткәч, ямансу булып китте. Шулчак, һич көтмәгәндә, безне кызгангандай, иң куе болыттан күптән көтелгән кар коела башлады. Ул берничә көн һәм хәтта төнлә дә яуды. Мул итеп, хәтта әледән-әле буранлап... Менә хәзер чаңгы үзәгенә барсаң да була!
Такси ялларга мөмкин, әлбәттә, чөнки шактый ерак барасы. Тик без тәвәккәлләргә карар иттек – җәяү кузгалдык. Бер уңайдан чана да эләктердек.
Һәм менә сезгә яңа урамнар: берсеннән берсе серле. Һәм һәркайсында – яңа кешеләр, капка астыннан карап калган юеш борынлы яңа этләр: «Хәерле көн сезгә! Кая юл тоттыгыз?» Ә без аларга җавап бирәбез: «Сезгә дә мәкле сәлам! Каенлыкка кунакка китеп барабыз. Йөгердек безнең белән!» Ләкин этләрнең дә үз бурычы: «Без баралмыйбыз. Эшебезне ташларга ярамый!»
Һәм менә ул – чаңгы үзәге! Каршыбызга каеннар йөгереп чыкты: «Ниһаять... Көтә-көтә көтек була яздык!» Елга боз астына кереп поскан. Аның безгә нәрсә дип пышылдавын ишетергә теләп, бүрек астыннан хәтта колакларны чыгардык. Шулчак тынлык чолгап алды. Ыгы-зыгылы шәһәр түгел бу сезгә. Без дә тынып, бераз уйчанланып калдык.
Чаңгы юлы буйлап наратлыкны эзләп киттек. Каршыбызга, салмак кына шуып, чаңгычылар агылды. Берсе безнең игътибарлы тыңлаучы булуыбызны аңлап алды: «Шәһәрдә даруханәләр күп, ә чаңгы үзәге берәү генә! Киресенчә эшләргә кирәк. Кешеләр биредә кичен, утлар кабынгач ни дәрәҗәдә матур булуын белсә! Менә шушы тынлыкны ярты сәгать тыңлагач, барлык сызлану, әрнүләрегез онытылачак!» Ул шундый илһамланып сөйләде ки, без бу матур урыннарны тагын, тагын да бер урап чыгарга карар иттек.
Ниһаять, офыкта наратлык пәйда булды. Йомшак нарат ботакларын, кытыршы кәүсәләрне кар сарган. Наратлар – гүя күк гөмбәзен күтәреп торган алыплар! Чынлап та күккә тотынган кебек.
Кайтканда беренче тапкыр чаңгыга баскан 3,5 яшьлек Кирюшканы узып киттек. Пенсиядәге, 8нче дистәне ваклаган шаян хатын яныннан шуып үттек – «скандинавия» адымының файдасын сизеп алган ханымны балалары каеннар һәм наратлар арасында калдырып киткән: «Кәефеңне күтәрә тор! Бер сәгатьтән килеп алырбыз!»
...Аннары мин юл буе чанасында йоклап киткән оныгымның мышнавын тыңлап кайттым. Һәм авыз читемнән елмаю сүнмәде – чаңгы үзәге үзе тирбәтте ич аны!