Барлык яңалыклар
Серләшик
6 март 2018, 12:39

Сызым һәм саннардан – кул эшләренә

Кандрада яшәүче ханым зәвыклы курчаклар тегә һәм бу һөнәргә башкаларны да өйрәтә

Кандрада яшәүче ханым зәвыклы курчаклар тегә һәм бу һөнәргә башкаларны да өйрәтә


Хәйләкәр Убырлы карчык, ерык авызлы Үлемсез Кощей, уйга чумган Шүрәле, Шәхризадә, Карсылу, чегән кызы, Хоттабыч карт, тылсымбикәләр, Урта гасырдан килгән графиня... Әлеге эшләнмәләр – Копняевлар йортының күрке.

Бу мавыктыргыч, иҗади шөгыльне төзелеш фирмасының элекке сәнәгать-техника бүлеге инженеры Нина Александровна юктан гына сайламаган. Кул эшләренә мәхәббәтне балачакта әбисе тәрбияләгән икән:

– Ул заманда уенчык юк дәрәҗәдә иде. Оныгын мавыктыру өчен, әбием бервакыт миңа чүпрәк курчак тегеп бирде, ә мин аңа күлмәкләр иҗат иттем. Мәктәпне тәмамлагач берара тегү фабрикасында эшләп алдым, студент чагымда гади тегү машинасында бар нәрсәне үзем тегеп кия идем, – дип сөйли Нина Александровна.

Гадәттә яшь чакта мавыгуларга вакыт җитми: гаилә мәшәкатьләре, өч бала, җаваплы вазифа... Әмма хаклы ялга чыкканнан соң кул эшләре остасы хыялын эшкә җигә. Сәйләнләп, атлас тасмалар белән картиналар чигә. Әмма капрон оеклардан интерьер (йорт) курчаклары ясау ныграк ошый аңа. Аларны ясарга Нина Александровна үзаллы өйрәнә, Интернеттагы осталык дәресләрен карый. Кирәкле чимал: капрон, эчлек өчен синтепон, кыса ясау өчен тимерчыбык (аның курчакларының аяк-куллары бөгелә), ясалма чәч, кием тегү өчен тукыма, уенчыкларга үзенчәлек бирүче төрле бизәнү кирәк-ярагы хәстәрли.

– Булачак курчакның йөзен ясау – иң катлаулысы, – ди оста. – Бик четерекле эш, чөнки борынын, яңакларын, ияген эчлектән “әвәлисең”. Бизәнү-киендерү өстендә бераз уйларга кирәк. Кайвакыт сәнгать буенча альбомнар, күренекле рәссамнарның картиналары ярдәм итә – анда дәрәҗәле кешеләр сурәтләнә. Уй-ниятләрне дә еш кына шуннан алам.

Нина Александровнаның тәүге җитди эше – бер метрлы Убырлы карчык! Сүс чәчле һәм озын, карчыганыкыдай борынына дәү күзлек элгән ханым һаман хуҗабикәсенең йокы бүлмәсендә яши. Соңрак джинс һәм майка кигән замана каһарманнары да пәйда була. Алар өрфиядәй челтәр күлмәкләр кигән сылулар, әкият һәм җансурәт каһарманнары белән күршедәш булып гомер кичерә. Башыннан табанына кадәр һәр уенчык үзенчәлекле: шнурланган кечкенә ботинкалар, күлмәк төсенә тәңгәл китереп буялган тырнаклар, йөзекләр, алкалар дисеңме, челтәр эшләпәләр... Соңгы курчагы – кечкенә Убырлы карчык өчен Нина Александровна хәтта чабата үргән.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).