Син кайчандыр якты дөньяны ташлап китәрсең дә, мине мәңгегә ятим итәрсең дигән уйлар башыма да килми торган иде бергә яшәгәндә. Кемнәрдер үлә, теге дөньяга китә, ә Син үлемсез сыман идең. Шуңа күрә тере чакта Синең бөеклегең, Синең дөнья терәге, хәтта минем йөрәгемнең зур бер өлеше икәнлегең турында уйламый да идем. Ләкин әҗәл аяусыз икән, һичбер көтмәгәндә Сине алды да китте. Кинәт ябырылып төшкән зур кайгы иң элек башны томалады, нәрсәдер уйларга ирек бирмәде. Бары тик «төп йорт»ка озату мәшәкатьләре беткәч, җеназалар укылгач кына, яшен суккандай, күз алдына коточкыч бер хакыйкать килеп басты: Син юк бит!..
Менә шуннан башлап, Әнием, көне-төне Сине уйлый башладым. Бергә яшәгән һәр көнне барларга, әченеп Сине сагынырга, юксынырга тотындым. Тормышыңны күз алдыннан үткәргәч шундый нәтиҗә ясадым: Син бөтен гомереңне кыенлыкта үткәрсәң дә һәрчак эшчән, горур һәм ифрат та мәрхәмәтле, изге күңелле булдың.
Мин Синең бары тик эштә булуыңны, җигелгән ат сыман авыр хезмәт йөге тартуыңны гына беләм. Ул чакларда бит ял да, көн дә, төн дә, смена да юк иде. Әнием яңа гына урактан кайтып керә, чәен
эчеп өлгергәнме-юкмы – артыннан бригадир килеп тә житә. Амбарга чыгарга, ашлык әйләндерергә кирәк. Бүген дә, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә.
Берчак Син башка көннәргә караганда ныграк арып, тәмам алҗып кайттың. Ул арада булмады, капкадан бригадирның башы күренде. «Улым, мин өйдә юк», – дидең дә, мич артына кереп постың.
Бригадирга мин дә шул сүзләрне әйттем. «Кайда ул?» – дип сорады. «Белмим», – дидем, ә үзем гел мич артына карап торам икән. Теге эшне сизеп алган. Сине качкан җиреңнән өстерәп дигәндәй чыгарды да яңадан эшкә алып китте. Законнар каты иде шул – тыңламый кара... Ә Син миңа шундый үпкә белән карадың!.. Карашың һаман булса күз алдымда. Гафу ит, Әнием, алдаша белмәгән өчен.
Ә бит Син безне, балаларыңны, нык ярата идең, безнең өчен булса актык тиенең дә жәл түгел иде. Бер мәлне чирләп киттем. Колакка салкын тигән иде шикелле. Авылдан биш-алты чакрым ераклыкта булган район үзәгендәге больницага алып киттең. Дәваланып чыккач, кайтырга юл алдык. Кызганычка каршы, юл ашханә кырыннан үтә икән. Янына җиткәч тә аның тәмле исләре танауга килеп бәрелде һәм түзеп тормаслык итеп ашыйсы килде. «Әнием, әз генә капкалап алыйк инде, бик ачыктым»,– дидем. Син бераз гына икеләнеп тордың да мине эчкә алып кердең. Кесәңнән бер сум акча эзләп таптың – хәтерлим, ул соңгы берлек иде. Шуңа аш алдым. Мин аны-моны уйламыйча тәлинкәне ялтыратып та куйдым.
Бик канәгать булып калдым. Тик бераз баргач Син: «Шул акчага кәнфит кенә алган булсак», – дидең. Шунда гына Синең дә бик ач булуыңны аңладым. Кәнфит алсак, мин дә суырыр идем, дигән сүзең булды бу.
Ә берчак Син бик авыр чирләдең. Башта ыңгыр-шыңгыр йөрдең дә, аннан бөтенләй мич башына – җылыга менеп яттың. Апалар икесе дә укуда – район үзәгенә барып укыйлар. Дөнья тулысынча икебезнең өстә. Дөнья дип әйтүем генә – абзарда мал юк, өй эшләре инде. Минем иң зур бурыч – ашарга пешерү! Ләкин мичкә яга алмыйм. Син шул көнгә бер идәнгә төшеп учак кабызып җибәрәсең дә – калганы минем җилкәдә. Шулай булса да көн күрә идек әле, ләкин инде мич башыннан да төшә алмый башладың. «Үлә», – диделәр. Ә нишлисең? Авылда әлеге кебек фельдшер-фәлән юк, район больницасында да «Ашыгыч ярдәм» дигән нәрсәне белмиләр. Безнең өй бөтенләй караңгыланды, күңелләр кара кайгы көтә башлады.
Әле дә туган-тумачаларыбыз әйбәт. Мәңге онытасым юк: ике туган Юныс абыем ат белән Сине район больницасына илтеп салды. Ә инде күпмедер вакыттан соң шул ук ат Сине сәламәт көе өйгә алып кайткач, шатлыгыбызның чиге булмады. Мең яшә, бәхетле картлык кичер, Юныс абый!
Син акыллы булдың, Әнием! Мин унынчыны тәмамлап колхозда эшли башлагач, әтинең канатлары үсеп чыккандай булды. Как же – ярдәмче үсте бит, кул астына кереп бара... Тик бер елдан соң укырга китәргә теләгем барын әйткәч, әтиемнең йөзе караңгыланды. Җибәрәсе, таянычыннан аерыласы килмәгәндер.
Ә Син: «Барсын, укысын», – дидең. Шундук юл кирәк-яракларын да җыя башладың... һәм шуннан бирле мин һәрчак тормышымда үзаллы карар кабул итә башладым, ә Син беркайчан да миңа каршы килмәдең. Бәлки, миңа ышангансыңдыр, бәлки: «Бу үзсүзлене барыбер җиңеп булмас», – дип уйлагансыңдыр. Ни генә уйласаң да, рәхмәт сиңа, Әнием!
Мин докторлык диссертациясен яклагач, сөенгән идең, Әнием. Бер сыйныф белемең булмаса да, аның зур дәрәҗә икәнен аңлагансыңдыр, күрәсең: «Минем улым доктор наук булды», – дип күршеләргә мактанып алгансың. Тик менә аның игелеген генә озак итеп бергәләп күрергә насыйп булмаган...
Нигә язам соң әле боларны, Әнием? Син бит инде барыбер укый алмыйсың. Юк, юк, укырсың шикелле!.. Үзең үлсәң дә, җаның исән бит. Ул минем кырда гына, мин аны тоям. Хәтта оныгың уйнап, артыграк чашып китсә дә Синең стенада эленеп торган зур фоторәсемеңә күрсәтәбез дә: «Әнә, нәнәң күзәтеп тора, ул бу гадәтеңне килештерми», – дибез. Бала синең рәсемеңә карый да, шундук тына. Үзем дә еш кына Сиңа карап уйланам. Димәк, безгә тәэсир итәрлек көчең бар...
Ана – мәңгелек зат. Аны югалту – гомердә кайтаралмаслык югалту! Әниләрнең кадерен исән чагында белергә кирәк!