Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
22 февраль 2018, 12:07

Токмачлы... хыял дөньясы һәм Сәмәркандтан кайтарылган ефәк

Кандра «Юбилейный» мәдәният һәм спорт йортында халык иҗаты – гамәли-бизәү сәнгате күргәзмәсе оештырылды

Кандра «Юбилейный» мәдәният һәм спорт йортында халык иҗаты – гамәли-бизәү сәнгате күргәзмәсе оештырылды


Италия макароныннан тәмле токмач ризыгы – паста әзерләү белән генә чикләнмичә, гаҗәеп матур картиналар да язучылар бар. Иске Кандра авылы мәдәният йорты мөдире Зөлфия Колесова (фотода) төрле күренешләрне әнә шул үзенчәлекле ысул белән «тасвирлый». Төрле үлчәмле һәм рәвешле токмачларны сайлап, каты нигезгә ябыштыра. Аннары ул панноны буйый, гадәттә, алтын төскә... Әзер картинаны ишелгән бау белән каймалый.

Биләмәара клуб системасы тарафыннан оештырылган «Яшә, нәни ватаным!» район халык иҗаты гамәли-бизәү сәнгате күргәзмәсендә шундый әсәрләр тәкъдим ителде. Анда 27 клуб һәм авыл мәдәният йорты, шулай ук Кандра авылы ветераннар советы һәм сәнгать мәктәбе вәкилләре катнашты. Күргәзмәгә килүчеләр гаҗәеп матур ядкәрләрнең кайсын карарга белми аптырады. Атлас тасмалар белән һәм әвернәләп «язылган» картиналар, алмаз мозаикасы һәм сырланган агач, сәйләнле чигү һәм сынландырылган күн, гәзит «сабагы»ннан үрелгән чын сәнгать әсәрләре иде бу. Кыскасы, ул күргәзмәдә катнашучылар үзләренең хыял дөньясын һәм сәләт-мөмкинлекләрен чикләмәгән.

Первомай авылында яшәгән Лидия Беллендир әкият каһарманнары бәйләгән! Әнә шалкан тирәсенә җыелган бабай, әби, оныклар һәм ул гаиләнең башка әгъзалары, ә менә биредә – Карлсонны күреп юанган Малыш һәм Фрекен Бок... Бер читтә – Карабас-Барабас һәм тагын залим тозагына капкан Буратино белән аның дуслары. Бала-чаганың Лидия Ивановна куллары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр тирәсеннән аерылалмавы гаҗәп түгел.


(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз)
Читайте нас: