Иртәгә Гафу үтенү -кичерү якшәмбесе. Һәм без көндәлек мәшәкатьләр арасында үпкәләткән кешеләрдән гафу итүен үтенәчәкбез. Чын күңелдән, күз яшьләре белән... Үзебезгә сорау бирәчәкбез: без Бөек постка әзерме? Үзгәрергә, сафланырга? Һәм яңарырга?
Адәми зат шулай корылган, гадәттә аның игътибары янәшәдәгеләргә – туганнарына, якыннарына, йортка, машина, эшенә, уңышлары һәм уңышсызлыкларына, матди иминлеккә ирешүгә, авырлыкларны җиңүгә юнәлтелгән. Һәм ул кайчандыр Аллаһ каршына басасын, җавап тотасын оныта яисә уйларга тырышмый.
“Ач кешене туй-дырдыңмы? Үз өеңә дәрвишне керттеңме? Авыру кешенең хәлен белдеңме?” – дип сорый тәңребез. Сүз дини кануннар турында түгел, анык эшләр турында бара. Башка кешегә ярдәм итү турында. Нәкъ чит кешегә ярдәм безнең гөнаһларыбызны ярлыкый. Чөнки изгелек кыла белү сәләте – бөек хәзинә ул. Йөрәгендә мәхәббәт булмаган кеше эшли алмый моны.
Алай булгач, кешеләргә игелек кылу өчен мәхәббәтне кайдан табарга? Чөнки ихтыяр көчен ничек кенә тупласаң да, ничек кенә үҗәт булсаң да, дүшәмбедән яисә яңа елдан ярата башлап булмый.
Мәхәббәт тора-бара, игелекле эшләр аша килә. Үзебез игелек кылган кешеләргә карата битараф кала алмыйбыз без. Никадәр итагатьлерәк булсак, йөрәгебездәге мәхәббәт хисләре шулкадәр көчәячәк.
Пост – үзең, үз тормышың, эчке халәтең, иманың турында уйлану чоры ул. Кешеләрне ярату өчен искиткеч вакыт. Якыннарыгыз, үз гомерендә бер тапкыр да дога кылмаган, иман юлында адашып йөргәннәр өчен дога укыгыз. Стена аркылы фатирда яшәгән авыру күршегез өчен. Аның белән таныш булу-булмавыгыз мөһим түгел. Тормыш мәгънәсен югалтканнар өчен. Сезнең пышылдап кына укылган догагыз аны уянырга, үзенең кемгәдер кирәклеген тоярга ярдәм итәр, бәлки.
Күңелегез киңәйсен, мәхәббәт белән сугарылсын, яхшы якка үзгәрсен.
Бөек пост ләйсән яңгыр кебек ул – бер рухани әйткән бу сүзләрне. Аллаһ безнең күңелебезне сафландыру өчен җибәрә пост, дога һәм гыйбадәтне.
Виталий БЕЛЯЕВ,
Изге Андрей гыйбадәтханәсе рухание.