Барлык яңалыклар
Серләшик
16 февраль 2018, 14:45

Өзелгән бәхет

Хикәя 1982 елда балачакта ишеткән вакыйгага нигезләнеп язылган.


– Я Хода! Ни өчен син мине һаман кичерә алмыйсың?! Яшь чак, тиле чак иде бит... Аның белән кая бара ала идем? Төзелеш отряды белән килгән студент миңа өйләнергә җыенмады. Шаян иде, иләс-миләс... Миңа исә 18 яшь тә юк, – дип шыңшыды Нюра, елаудан һәм йокысыз төннән соң кызарып чыккан күзләрен почмактагы кайчандыр Изге анакай иконасы торган, вакыт тузанында уңган киштәгә төбәп.

– Әй Аллаһым! Стёпа белән безгә берәр сабый бирсәңче. Мин сиңа табынырмын, чиркәүгә йөрермен, көн-төн дога кылырмын, – дип пышылдады хатын.

...Өч ел элек, язгы чәчүдән соң, колхозның 35 яшьлек тракторчысы Степан Васильев, озаклап озатышып йөрүне кирәк тапмыйча, Аннага тәкъдим ясады. Кызның киңәшләшер кешесе дә юк иде: әтисен бөтенләй хәтерләми, әнисе бер ел элек гүр иясе булды. Нюра авыл советына барып, Степан белән язылышырга ризалашты. Шампан шәрабы аттырып, чәчәк гөлләмәләренә күмелеп, зурлап туй ясамадылар, билгеле. Әмма бу яшьләрнең ширбәт аен һич тә ачы итмәде – алар тату гына яшәп китте. Степан кәләшенең үткәне турында хәбәрдар иде, әмма чын ирләр сүзе белән ант итте: аның тарафыннан бернинди битәр-орыш булмаячак.

Фаилә СИТДЫЙКОВА.
Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз.