Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
13 февраль 2018, 12:50

«Француз яулыклар киштәдә...»

Чыгышы белән Русиядән булган француз егете кәләшен Башкортстаннан тапкан

Чыгышы белән Русиядән булган француз егете кәләшен Башкортстаннан тапкан


Чит ил кешесенә кияүгә чыгу – күпчелек кызларның хыялы. Мәхәббәт турындагы чит ил фильмнары карап, чит илдән сәяхәттән кайткан дусларының тарих-кыйссаларын тыңлап, һәркайсы шундый кияү турында хыяллана башлый. Әгертамактан 24 яшьлек Кәримә Хәбиева алар исәбенә керми. Кем әйтмешли, җир кызы ул. Улы Германны ялгызы үстерә, әнисе белән бергә районда чәчәк сату кәсебе белән шөгыльләнә. Әледән-әле сәяхәт итү турында гына хыялланып ала ул. Шул максатта кайчандыр мөстәкыйль сәяхәтчеләр сәхифәләренең берсендә теркәлә һәм каучсёрферга әверелә. Яңа кешеләр белән аралашу һәм үз илләре белән таныштыру мөмкинлеге биргән сәяхәтчеләргә түләүсез торак яисә кунып чыгу өчен урын тәкъдим иткән кешеләрне шулай атыйлар. Очрашу-танышу тәкъдимнәре юллаган чит ил сәяхәтчеләренә битараф кала – хатларын бөтенләй укымый. Бервакыт исә игътибарын Илья Кольцовның мөрәҗәгате җәлеп итә. Аның “Сәлам”енә ни өчен җавап биргәнен Кәримә хәзер дә аңламый. Языша башлыйлар, бер-берсе турында күбрәк беләләр, скайп аша аралашалар. Ильяга 34 яшь икән. Мәскәүдә туган, әмма аңа дүрт яшь чагында гаиләсе Франциягә күчеп киткән. Шотландиядә икътисадчы һөнәрен үзләштергән, Парижда программачы белгечлегенә ия булган. Аны аеруча компьютерлар кызыксындырган, шуңа күрә шушы өлкәдә эшләргә карар иткән. Хезмәт баскычыннан уңышлы үрләсә дә, шәхси тормышыннан уңмаган. Бервакыт ул сәяхәтчеләр сәхифәсендә Кәримәнең фотосын күреп калган.

– Аның йөзеннән нур бөрке-лә иде, – дип хәтерли Илья. – Назлы елмаю, тирән күзләр. Кич буе аңа карап сокландым. Аннары язарга жөрьәт иттем, һәм ул җавап бирде. Мин иң бәхетле кеше идем. Аралаша башлагач, аның үзенчәлекле, яшь булуына карамастан, зирәклегенә инандым.

Танышканнан соң биш ай вакыт үткәч, Илья гаиләсенә хәбәр итә: Башкортстанга, Туймазы шәһәренә юл тотам. Әти-әнисе бу яңалыкны сак кына кабул итә, әмма улларының күңелендә мәхәббәт бөреләнеп килүен күреп, хәер-фатихасын бирә.

Сөеклесенең улы булу да туктатмый Ильяны. Шушы четерекле мәсьәләгә карашы турында кызыксынгач: “Бала булу начармени?!” – дип сорады ул гаҗәпләнеп. Кәримәнең әти-әнисе чит ил кунагын бик җылы каршы алган. Булачак киявен гаҗәпләндерер өчен әнисе иртәдән кичкә кадәр пешеренгән.

– Бәлеш, өчпочмак, токмач, чәк-чәк, – дип санап китә кызы.

– Һәм кыстыбый, – ди кунак, телен көчкә генә әйләндереп. – Бирегә килгәнче татар һәм башкорт ризыклары турында бернәрсә дә белми идем. Хәзер мин аларга мөкиббән, барысы да шулкадәр тәмле һәм туклыклы.

Французның Туймазыга өченче тапкыр килүе инде. Соңгысында ул Кәримәгә тәкъдим ясаган.

Бик озак документлар җыйган һәм оешма бусагаларын таптаганнан соң яшьләр, ниһаять, ЗАГСка гариза тапшырган һәм хәзер туйга әзерләнә. Тантанага Ильяның туганнары: Польшадан гаиләсе белән абыйсы һәм хәзер Испаниядә яшәүче әти-әнисе килергә тиеш. Ильяның сүзләренә караганда, аның әтисе берничә тапкыр Уфада эш сәфәрендә булган, аңа таныш урыннарны кабат күрү бик кызыклы булачак.

Яшьләр Франциядә яшәргә җыена.

– Иң беренче француз телен өйрәнәчәкмен, аннары яраткан эшем – флористика белән шөгыльлә-нәчәкмен. Париж – гашыйклар шәһәре, безнең чәчәк кәсебе бик урынлы булыр биредә дип уйлыйм, – дип шаярта Кәримә.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

Читайте нас: