Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
12 февраль 2018, 17:17

Белен ашыйсыгыз киләме?

Быел Май чабу бәйрәмен 12-18 февральдә билгеләячәкбез

Быел Май чабу бәйрәмен 12-18 февральдә билгеләячәкбез

Иң элек бәйрәмгә Алексеевка авылы халкы чыгачак. Алар кышны 16 февральдә 14.00 сәгатьтә озатачак. Шәһәр халкы беленнән 18 февральдә 11.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында авыз итәчәк. Шул ук көнне бәйрәм Түбән Троицкий, Кандра, Серафимовка, Первомай һәм Никитинка авылларында үтәчәк.

Халык йоласына багышланган чаралар район китапханәләрендә дә оештырылачак.

***

Май чабу бәйрәме төрле йолалар белән үрелеп бара. Элекке заманда бәйрәм атнасының икенче көнендә, Бөек Посттан соң туйлар үткәрү өчен, кәләш күзләгәннәр. Чәршәмбе көнне, йола буенча, әбиләр кияүләрен белен пешереп кунак иткән. Җомга көнне исә белен белән сыйланырга әби кызы белән киявенә юл тоткан.

Пәнҗешәмбе көнне хуҗалык эшләре туктатылган, атларда йөрү, кул сугышы һәм башка уен-ярышлар башланган. Киң пәнҗешәмбе Май чабуның төп асылын ача диләр – кыш буе тупланган тискәре хис-тойгылар чыга. Май чабу атнасының чишелеше – Кичерү якшәмбесе – бу көнне якын кешеләр бер-берсеннән гафу үтенә.
Читайте нас: