Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
6 февраль 2018, 12:57

Күзгә-күз карашып сөйләшүдән бизмәсәк иде

Кесә телефоны музей, мавыгу һәм очрашып аралашуны алыштыра

Кесә телефоны музей, мавыгу һәм очрашып аралашуны алыштыра
Бүген чираттагы тапкыр ел саен үткәрелүче бөтендөнья “Кесә телефонын кулланмыйбыз” чарасы башлана. “Илебезне гомуми элемтәләштерү” мәсьәләсе турында кем генә сөйләми хәзер: бу темага багышланган гаять күп мәкалә басылды һәм телевидение тапшыруы күрсәтелде. Педагоглар, психологлар һәм башка белгечләр дөрес фикерләр белән инандырырга тырышты. Әмма “Нәрсә эшләргә?” дигән сорауга әле булса җавап табылмый. Һәм уңайлы, кирәкле элемтә чарасы күпләр өчен шундый әйбергә әверелде ки, аны комарлы уеннар, наркомания һәм эчкечелек белән янәшә куя башладылар.

Бүгенге күренешләргә күз салыйк. Клиникада УЗИ кабинеты янында яшь хатын утыра һәм кесә телефоны аша җәмәгать челтәрләрендә кем беләндер әңгәмә кора. Кабинеттан шәфкать туташы чыгып, җыелган халыктан телефоннарын сүндереп куюны таләп итте. Чөнки алар сизгер медицина җиһазына комачаулый һәм авыруны дөрес билгеләү катлаулана икән. Чиратта миннән алда торган ханым телефонын сумкасына салды һәм... үзенә урын табалмады. Бер-ике минуттан: “Бер мин утырганга әллә ни зыян булмас әле!” – дип, янә телефонын тартып чыгарды һәм уйдырма дөньяга кереп чумды.

Күптән түгел Уфада тагын бер күренешкә тап булдым. Трамвайда китеп барганда пассажирларның берсенең хәле начарайды. Аңа ярдәмгә ике өлкән яшьтәге апа гына ашыкты. Өч укучы бала һәм бер төркем студент, смартфоннарыннан бер генә минутка аерылып, бәлагә таручыга битараф караш ташлады да, янә пластик һәм металл кисәкләренә мөкиббән китте.

Шушы көннәрдә шәһәр мәктәпләренең берсенә кереп чыктым. Ишектән килеп керүгә үк шау-шуга һәм йөгерешеп йөргән балаларга тап булырмын дисәм... Тып-тын. Коридорда һәм холлда укучылар җитәрлек, югыйсә. Әмма күбесе, тәрәзә төбенә яисә эскәмияләргә менеп кунаклап, смартфон эчендә йөзә.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында эшләгән кардәшем күренешнең асылын ачып салган бар вакыйганы бәян итте. Балалар бакчасы тәрәзәсе каршына песнәк килеп кунган. Аны якыннанрак күрергә теләгән биш яшьлек кызчык җәһәт кенә урта һәм баш бармагын шудырырга керешкән. Смартфонда объектны якынайткан кебек. Биредә ниндидер фикер йөртү урынсыз.

Җәмгыятьтә технология үсеше тарафдарлары кешедә мондый тайпылыш котылгысыз дип раслый. Димәк, аны кабул итәргә генә кала. Әмма кешелекне бу юлда җитди сынаулар көтә кебек. Психиатриядә “номофобия” дигән төшенчә барлыкка килде. Ул кесә телефонына бәйлелекне аңлата. Юкка гына чаң сукмый табиблар: смартфон хуҗалары (беренче чиратта 18-24 яшьлекләр), ниндидер сәбәпләр аркасында шалтырата алмаса, холыксызлана һәм курка башлый. Аларның күбесе музейлар, концерт, театрлар, китаплар, анык дуслар булмаган уйдырма дөньяда яши. Алар урынына – уйдырма дөньядагы челтәрләрдән кулланучылар арасында танылу яуларга тырышу.

– Күзгә-күз әңгәмә белән бернинди уртаклыгы да булмаган ялган аралашу бу, – дип раслый психиатрлар. – Каршыда утырмаган әңгәмәдәш һәм тере хис-тойгыларсыз аралашу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Күпсанлы фикер ачыклау бүген 20-30 яшьлек кешеләрнең 65 процентының күзгә-күз карап аралашканда үзен уңайсыз тотуын, шуларның өчтән беренең күмәк чараларга йөрмәвен күрсәтә. Шул ук вакытта ун яшь кешенең сигезе “экран аша” аралашканда үзләрен иркенрәк тотуын раслый. Берничә йөз елдан соң безгә кабат сөйләшергә өйрәнергә туры килмәгәе.
Читайте нас: