Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
5 февраль 2018, 13:13

Мине хупла!

Каршыма килгән 22-23 яшьләрдәге ике кызның сөйләшүенә игътибар иттем.

Каршыма килгән 22-23 яшьләрдәге ике кызның сөйләшүенә игътибар иттем.

– Беләсеңме, теге бәндә мине “ВКонтакте”да “кара исемлек”кә урнаштырган!

– Урнаштырса соң? Әллә кайдагы егет сиңа нигә кирәк? Икенчене табарсың! Кайчаннан таныш инде сез?

– Ярты ел языштык. Мин аның хат-хәбәрләреннән башка бер көн дә торалмам кебек...

Интернет барлыкка килү белән, чынбарлыктан тыш, виртуаль-уйдырма тормыш та пәйда булды. Миллионлаган кеше башы-аягы белән җәмәгать челтәрләренә чумды. Нәрсә бу? Галәмгә омтылумы, әллә түбәнгә тәгәрәүме? Әллә халык, күмәкләп, чынбарлыктан бөтенләй ваз кичәме соң?

Укытучылар зарлана: балалар үзен сәер тота. Дәрестә тыныч кына утыралмый алар. Куллар, телефон эзләп, әледән-әле кесәне, биштәрләрне капшый. Бала-чагага, кайда гына булмасын: урамдамы, коридордамы ул, Wi-Fi кирәк.

Интернетның уңай яклары да җитәрлек, әлбәттә: ерактагы туганнар, дуслар белән һәрдаим аралашып торырга була. Ниндидер мәсьәләне хәл итү өчен ерак аралар үтәсе юк: документларны электрон почта аша җибәреп, җавап көтәсе генә кала. Кешеләр челтәрдә фоторәсемнәрен, әсәрләрен, видеофильмнарын урнаштыра. Җавапка хуплау – “лайк”лар җыя. Шундый ысул белән кеше үзенең башкаларга кирәклеген күреп сөенә.

Тик шундый сорау туа: тормышчанмы соң бу? Талант ничектер канәгатьләнерлек дәрәҗәдә танылмый кебек. Танылу җиңел юл белән табылганга, күрәсең. Эш нәтиҗәләрен күрсәтә белү дә җитә, димәк?

Кешедә аралашасы килү теләге бик көчле. Үз күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: җәмәгать челтәрләрендә кем беләндер язышу тиз ялкыта, яңа кешеләр табасы, алар белән язышасы килә. Әмма күзгә-күз сөйләшкәндәге канәгатьләнү хисе той-мыйсың.

Тискәре яклары да байтак. Сәламәтлек какшау, күрү сәләте начараю, депрессия, агрессия, компьютердан аерыла алмауны да онытырга ярамый. Шунысы ачык: компьютер алдында чама белеп утыру кирәк.
Читайте нас: