Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
26 гыйнвар 2018, 17:17

«Мин сагынам сине, әти...»

Бәләкәй генә кыз әтисен коткару өчен бар көчен салган

Бәләкәй генә кыз әтисен коткару өчен бар көчен салган
10 яшькә кадәр бик бәхетле бала идем мин. Имин гаиләдә үстем. Бик озак көттереп, соң гына туган кыз булганга, әти-әнием мине бик иркәләде, шул ук вакытта начар кылыгым өчен шелтә дә эләккәләде.

Мин туганда әтигә 42 яшь иде. Дөньяда миннән дә кадерлерәк кеше юк иде аның өчен. “Кызым”, – дип кенә йөртте ул мине. Һәрвакыт янымда булды. Чанада утырган кем дисезме? Әлбәттә, бу мин, әтием тарта мине. Беренче тапкыр тимераякта – әтием кулларымнан тоткан. Беренче тапкыр “сәпид”тә – тагын әтием ярдәм итә. Мин атында очам – әтием миңа карап соклана. Авылга кайтырга кирәк – минсез аяк та атламый ул. Печән чабарга чакыралар – нишләп инде мин калам ди. Минем поездга утырып йөрисем килде, кунакка алып китте – поезд тәрәзәсенә берегеп, ике көн карап бардым.

Менә мин ихатада басып торам һәм әтиемнең эштән кайтуын көтәм. Каршысына йөгерәм, һәм аның кочагына сеңәм. Ул, мине күтәреп алып, зыр әйләндерә һәм иңнәренә утырта. Бу вакытта миннән дә горур кеше юк. Күрдегезме, минем әти нинди көчле, матур! Ул вакытта миңа беркемдә дә мондый әти юк кебек тоела иде.

Эштән түземсезлек белән көтеп ала идем аны. Бервакыт (миңа 6 яшь чагында) түзмәдем, аның эшенә киттем. Мин үземне мөстәкыйль итеп хис иттем, һәм без яшәгән 7нче мәктәп төбәгеннән “Газ-Сервис”ка кадәр юл миңа шундый җиңел һәм шатлыклы булып тоелды.

Цех бусагасында мине күргәч, әтиемнең һәм хезмәттәшләренең ничек гаҗәпләнүен күрсәгез иде сез! Ул вакытта әтинең югалып калмавын хәзер генә аңладым. Минем өчен курыкканын сиздермичә, җитәкләп, ашханәгә алып китте һәм сыйлады. Горурланып, Мактау тактасындагы фотосын күрсәтте.

Бу бәхетле көннәр мәңгелек булыр кебек иде, әмма хыяллар җимерелде – әтием эчә башлады. Эчкән кешенең гаиләсенә нинди газаплар китергәнен гомергә истә калдырдым мин. Даими курку хисе белән яшәүнең ни икәнен. Юк, миңа бармак белән дә чиртмәде ул. Әмма әнием өчен курыктым. Бөтен ачуын аңарда чыгарды әти. Мин, 10 яшьлек кыз, мәктәптә соңгы дәрестә утырганда, эчеп кайткан әтиемнең әнигә кычкырганын күз алдына китердем. Һәм әнинең елаганын.

Бик газапландым моңа. Мәктәптән соң дус кызларым белән уйныйсым килә иде, тик әтиемне тынычландырыр өчен, тыным бетеп йөгереп, өйгә кайтып керәм. Мин ике мәктәптә укыдым (берсе – сәнгать мәктәбе). Дәрес әзерләргә төнгә каршы, әти йокыга талгач һәм өйдә көтеп алынган тынлык урнашкач кына утырам.

Әтинең эштән нинди хәлдә кайтуын ишектә кыңгырауга басуыннан ук белә идем. Озак кайтмый торса, берәр казага тарымасын дип көяләнәм. Кызгана идем үзен. Бу мәсьәләне дә хәл иттем. Аның эш сәгате тәмамланган вакытка сәпидемә утырып, капка төбендәге ярга җилдерәм. Халык чыга башлаганны көтәм. Әтине көтеп торып, кача-поса артыннан иярәм. Каядыр борыла башласа, кинәт кенә каршында пәйда булам, һәм аңа теләсә-теләмәсә дә, мине җитәкләп, өйгә кайтырга туры килә. Әлбәттә, ул минем аны ни өчен көткәнемне аңлый иде.

Әтиемне бу коточкыч казадан йолып калу теләге кайдан килгәндер миңа?! Беркем дә өйрәтмәде, югыйсә. Хәзер олыгайгач кына аңладым, үз вакытында миңа карата булган хәстәрлек, назны кире кайтарырга тырышу икән бу. Балаларча самимилек белән әтиемнең гомерен озайтканмын, димәк.

Рухи киеренкелек иде бу минем өчен. Көн дә бер үк хәл кабатланды. Мин әле мондый сынауларга әзер булмаган сабый бала идем. Аңлата алмаслык хисләр кайнады йөрәгемдә: үпкә, ачу, рәнҗеш, кызгану һәм... мәхәббәт. Мәхәббәт ярдәмендә әти-әниемне аерылышудан саклап кала алдым. Әтиемне ничек ташламак кирәк?! Мин аны яраткан кебек башка берәү дә үз әтисен ярата алмый – минем моңа иманым камил иде. Аның тәртипле, игелекле икәнен беләм, хәмер генә аны шундый мин танымаслык хәлгә китерде.

Элекке кебек үк иртән караватым янына килеп, мине кочаклап үбә һәм гафу үтенә. Аның газапланганын, әмма бу сазлыктан котыла алмаганын аңлыйм да бит... Аның газаплы карашы әле булса күз алдымда. Һәм бәләкәй генә кызның сүзләре: “Әтием, зинһар бүген эчеп кайтма...”

Аннары әтием авырый башлады. Яман шеш таптылар. Хастаханәгә көненә 2-3 тапкыр бара идем. Чөнки аңа тартылдым. Аның көннән-көн сулуын күрдем. Авыруның аның бөтен хәлен алганын. Бик каты сызланса да, өметен өзмәде ул. Терелсә, хәмергә күз дә салмаска вәгъдә итте. Әмма бик тиздән минем белән хушлашты. Мәңгелеккә.

...24 ел гомер үтте. Әмма хәтердә тормышның иң газаплы һәм иң шатлыклы мизгелләре саклана бит ул. Әле дә “Газ-Сервис” яныннан үткәндә хәвефле минутларда яшеренеп әтине көтеп торган ярга күз ташлыйм. Әтием эштән кайткан, ә мин, аны саклаучы фәрештә, яшерен генә артыннан атлаган юлга карыйм. Мине бәхетле иткән йортка сирәк кайтам мин. Аның фотоларын сирәк карыйм. Чөнки миңа бик авыр.

Мин кичергәнне хәзер меңләгән гаилә кичерүен яхшы беләм. Минем кебек, йөзләрчә бала курка, газаплана, хисләрен ачып салырга кыенсына, серен йөрәк түрендә йөртә. Күп әтиләр баласына нинди газаплар китерүен үзләре дә аңламый. Сабый күңелендәге җан авазы ят аларга... Алар бик бәләкәй ич әле. Йөрәген теткәләгән хис-тойгыларны чыгарып сала белмиләр. Әмма аларның күзләренә баксаң, ничек газаплануын, яратуын һәм әтисенең хәмер турында мәңгелеккә онытуы, аңа бәхетле балачак бүләк итүе турында хыяллануын укырга мөмкин.
Читайте нас: