Илдә барган үзгәрешләр гаилә тәрбиясенә, өлкәннәр белән балалар арасындагы үзара мөнәсәбәткә дә үтеп керде. Әмма күп кенә ата-аналар бу өлкәдә җаваплылыкны тулысынча тоеп бетерә алмый әле.
Шулай бер кичне мин өй алдындагы балалар мәйданчыгына нарасыйларын саф һавага алып чыккан берничә ата-анага мөрәҗәгать иттем. «Югары сыйныфта укучы балаларыгыз белән ничек сөйләшәсез?» дигән сорауга «Өлкәннәр белән аралашкан кебек», «Бала 40 яшьтә дә бала инде ул, сабыйлар белән сөйләшкәнчә», «Үземне аның дусты итеп күрәм», «Әти-әни ничек сөйләшергә тиеш, шулай» дигән җаваплар алдым. Икенче соравым болай яңгырый иде: «Балаларыгыз белән бәхәскә кергәндә үзегезне ничек тотасыз?» Берәүләре: «Бәхәсләшү файдасыз дип беләм», икенчеләре: «Соңгы сүзне ул әйтергә тиеш, бәхәснең ызгышка әйләнүен теләмим», ә кайберләре инде: «Үз сүземне әйтәм, соңгы фикер ата-ананыкы булырга тиеш», – дип җавап бирде. «Телевизордан бик кызыклы нәфис фильм бара. Кызыгыз яисә улыгыз икенче каналдан башка тапшыру карарга тели. Сез бу очракта нишлисез?» «Фильм беткәнне көтәргә кушам», — дип җаваплады берничәсе. Баланың үтенечен канәгатьләндерүчеләр дә табылды. Кайберәүләр: «Ә безнең бүлмә саен телевизор», — дип җаваплады. Сөйләшүдән күренгәнчә, күп ата-аналарның өлкән сыйныфта укучы балаларына карата мөнәсәбәте буйсындыруга нигезләнгән, «аталар һәм балалар» каршылыгы бүген дә саклана. Тормыш шартлары үзгәргән саен ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт көннән-көн суына. Мал, акча артыннан куып, көне буе эштә йөреп, арып кайткан әти-әниләрнең күп очракта балалары белән килеп чыккан каршылыклар турында уртага салып сөйләшерлек хәлләре калмый, алар «Дәрес әзерләдеңме?», «Кибеткә барып кил», «Йокларга ят, соң инде» дигән сорау һәм боерыклар белән генә чикләнә.
В. А. Сухомлинский: «Балалар яхшымы, начармы — бу сезнең әхлагыгызның, сезнең гражданлык бурычыгызның, сезнең тәрбиягезнең, сезнең мәдәнилегегезнең көзгесе», – дигән.
Әниләргә тагын бер соравымны бирми кала алмадым: «Кызлар горурлыгы, әхлакый чисталык, җенси темага балаларыгыз белән уртага салып сөйләшкәнегез булдымы?» Берничә ана бу темага балалары бәләкәй чакта ук сөйләшүе турында әйтте. Ә берсе: «И, хәзерге бала-чага бездән күбрәк белә, институт бетереп туа», — дип әйтеп салмасынмы.
Ни кызганыч, күп гаиләләрдә ата-ананың җылы, кайгыртучан сүзе, өлкән иптәш, акыллы дус, остаз һәм иң якын кеше буларак аңлашулары җитми. Баланы эт тә ярата, бия дә, ә хикмәт—тәрбиядә, дип бик дөрес әйткән халык. Бөек акыл иясе Н.Г. Чернышевскийның кешеләр язмышындагы бәла һәм гаеп турындагы васыяте хәтергә төшә. Шәхесләр гамәлендә була торган бу ике төшенчәне һич бутамаска, бер-берсеннән аерып фикер йөртергә киңәш итә бөек диалектик. Кешенең гаебе булганда җәза бирәләр, ә бәласе булганда аңа ярдәмгә ашыгалар дип аңлата ул. Теге яки бу хәл баланың гаебеме, әллә бәласеме? Шул турыда уйланырга урын бар.
Атаклы поляк педагогы, фашистлар концлагеренда да балаларны ташламаган каһарман Януш Корчакның сүзләрен хәтерлик: «Балалар юк, кешеләр бар! Тик аларда дөньяны аңлау күләме, тәҗрибә запасы, мавыгулар, хисләр генә башкарак. Онытма...»
Хөрмәтле ата-аналар! Баланың да кеше икәнен онытмасак иде. Гаилә тәрбиясен үзгәртеп кору һәр балага якын булганда гына тормышка аша ала. Баланы телевизор, компьютер, айфон-гаджетлар тәрбияләүгә юл куймыйк. Ата-аналар бала шәхесен ихтирам итәргә өйрәнми торып, гаилә үзара каршылыклардан котыла алмаячак.