Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
19 гыйнвар 2018, 20:27

Чамаламыйча

Пермь ягының бер мәк-тәбендә булган фаҗига җәмәгать челтәрләренең һәм Интернетның безнең балаларга ничек һәлакәтле тәэсир итүен чираттагы тапкыр раслады.

Пермь ягының бер мәк-тәбендә булган фаҗига җәмәгать челтәрләренең һәм Интернетның безнең балаларга ничек һәлакәтле тәэсир итүен чираттагы тапкыр раслады. Битлек кигән ике үсмер, пычаклар белән коралланып, мәктәптә суеш оештырган. Сугышучыларны аерырга тырышкан укытучы һәм кимендә 10 бала зыян күргән. Киң мәгълүмат чараларында сугыш оештыручыларның берсе, шушы мәктәпне тәмамлаган кешенең “Колумбайн” тарафдары булуы турында хәбәр ителә. “ВКонтакте”да 1999 елда Америка мәктәбендә шундый исем астында оештырылган һөҗүмне сурәтләгән видеоязмалары шактый күп аның.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган тукмау, үтереш очраклары бүген 20-30 ел элек теркәлгән вакыйгалардан шактый артык. Күпләр элек моны күрсәтмәүләрен, чөнки Интернет белән җәмәгать челтәрләре булмауны дәлилли. Һәм алар хаклы. Чөнки бүген укучыларның вәхшиләрчә тәртибе сәбәпчесе – нәкъ Интернет. Ютубка салынган видео – “челтәрләр” аша тапшырылучы вирус ул. Бүген Ютубта коточкыч исемле видеоязмалар гаять күп: “Укучы кызны тукмаганнар...”, “Сыйныфташларын җәзалаганнар”һ.б. Һәм безнең балалар моны карый.
Балалар явызлыгы – мәңгелек күренеш. Мин 6нчы сыйныфта укыганда безгә яңа укучы килде. Тәрбияле һәм бик яхшы укый иде ул. Бераз сәеррәк, чөнки яшьтәшләренең кимсетүенә һәрвакыт елмая иде, бу исә барысының да ачуын кабартты. Кызларга ошый иде ул, әлбәттә. Малайлар исә аны бик кыерсытты. Я дәфтәрен яшереп куялар, ручкасын сындыралар, я тәмәке тартырга мәҗбүр итәләр. Бервакыт аның мәктәп формасын ерттылар, һәм ул, күз яшьләренә төелеп, өенә кайтып йөгерде. Берничә көн үтте. Ул дәресләргә йөрми башлады. Соңрак аның гаиләсенең авылдан китүен ишеттек, чөнки бу малай башкача безнең белән укырга теләмәде.
Безне сыйныфыбыз белән директорга чакырттылар. Икенче көнне мәктәп линейкасында 6а сыйныфы пионерларының үзен ничек тотуы турында сөйләделәр. Бөтен сыйныфны пионер оешмасыннан чыгарырга дигән тәкъдим дә яңгырады хәтта. Бу очрак һәркайсыбыз өчен сабак булды. Яңа укучыны кыерсытканнар өчен дә, аны рәнҗетергә юл куйганнар өчен дә.
Пермьдә булган вакыйгага охшаш хәлләр була калса, халык канәгатьсезлек белдерә, фикер алыша, чара күрә. Аннары бар да үз җаена кайта. Балалар Челтәрдә яши бирә. Өлкәннәр бу вакытта башка эш белән мәшгуль – фатир, машина сатып алу өчен күбрәк акча эшләргә тырыша. Күп ата-ана баласының җәмәгать челтәрендәге сәхифәсендә нәрсә барын да белми, аның нинди видеоязма каравы, нинди музыка тыңлавы белән дә кызыксынмый. Кирәк, югыйсә... Чөнки ата-аналарның гамәлсезлеге нәтиҗәсендә Пермь фаҗигасы теләсә кайсы шәһәрдә кабатланырга мөмкин.
Читайте нас: