Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
15 гыйнвар 2018, 13:59

Ул-бу була калса...

Без узган гасырда ничек яшәдек?

Без узган гасырда ничек яшәдек? Ата-ана сүзеннән чыкмадык. Һәрбер вак-төяккә игътибар итә, аларга охшарга тырыша идек. Мәсәлән, әти һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль, хәтта ял көннәрендә дә. Яисә әниебез... Ул бертуктамый юа, камыр баса, безнең тау шуып кергәннән соң җылынырга яраткан мичебезне акшарлый. Кешеләргә ярдәм итәргә дә өйрәтте алар. Һәм аларга ышанырга.

Бервакыт үсмер чагымда төнгә каршы өебезгә бер яшь кызның туганы дип таныштырган ирне керттем. Ул кыз әни белән бергә тегү фабрикасында эшли һәм вакытлыча бездә яши иде. Аны ашатып-эчертеп, ерак юлдан соң бераз ял итсен дип урын җәеп биргәч, әнием кайтып керде. Өйдә таныш булмаган кешене күреп шаккатты ул.

Аннары барысы да ачыкланды, әлбәттә. Өлкәннәр чәй табыны артына җыелды һәм мине шаяртып алды: “Йокларга салырга өлгергән хәтта!”

Элек шулай яши идек без: фатир ачкычын палас астына сала, бусагада берәр кеше пәйда булса кертә идек. Шулай кабул ителгән иде. Башын төртер урыны булмаган кешене ничек куып җибәрәсең инде? Берәр әйберне эләктереп чыгарлар дигән уй башка да кермәде. Урларлык әйбер дә юк иде – гади яшәдек.

Хәзер ярдәмгә мохтаҗ һәм самими кешеләрне талаулары һәм тормышта авыр хәлгә калдырулары турындагы хәбәрләрне ишетеп, җан әрни. Замана шундый диләр. Чираттагы яңалыклар шәлкемен караган әти-әниләр балаларына: “Ышанма! Алма! Кертмә!..” – дип тукый. Һәркем баласын явызлыктан үзенчә курчаларга тырыша. 8 яшьлек кызы булган бер әни, кызы артыннан үзе килә алмаган һәм аны алырга таныш түгел кеше җибәргән очракта әйтелә торган шартлы сүз уйлап тапкан. Бервакыт сабый кырына таныш түгел кеше килеп, әнисе белән нәрсәдер булуын, кызын чакыруын әйткән. Кыз бу ирдән шартлы сүзне әйтүен сораган. Тегесе аптырап калган. Шул арада кызчык качып өлгергән...

Былтыр җәй балаларның каникулны ничек үткәрүләре турында мәгълүмат тупладым. Ихаталарның берсендә агач күләгәсе астында берничә малайга тап булдым. “Бу сезнең штабмы әллә?” – дип сорадым. Һәм гәзит өчен фотога төшүләрен үтендем. Иң бәләкәй малай шатланып сикереп үк торды, әмма олырагы аны үзенә тартты һәм каты гына кисәтте: “Безгә таныш түгел өлкәннәр белән сөйләшергә ярамый!” Малайлар дәррәү китеп барды. Әти-әнисенең сүзен тыңлап, алар дөрес эшләде, әлбәттә. Әмма күңелгә ниндидер сагыш кереп утырды. Вакыт күрсәтер дип тынычландырдым үземне. Балалар үсеп җитәр һәм кешеләргә ышанмыйча яшәп булу-булмавын үзе аңлар.
Читайте нас: