Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
22 октябрь 2020, 12:40

Агулы битлекләр ялганмы?

«ВКонтакте» пабликларында һәм туймазылылар-ның мессенджерларында, үзләрен җәмәгать хезмәткәрләре яисә ирекле ярдәмчеләр дип танытып, фатирлар буйлап йөрүче һәм медицина битлекләре таратучы алдакчылар турында хәбәрләр пәйда була башлады

«ВКонтакте» пабликларында һәм туймазылылар-ның мессенджерларында, үзләрен җәмәгать хезмәткәрләре яисә ирекле ярдәмчеләр дип танытып, фатирлар буйлап йөрүче һәм медицина битлекләре таратучы алдакчылар турында хәбәрләр пәйда була башлады. Алар имеш химикат сеңдерелгән битлекләр киеп карарга тәкъдим итә. Аннары кеше аңын җуя. Корбаны ушсыз яткан арада фатирдан барлык кыйммәтле әйберләрне алып чыгып китәләр.
Редакция Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлеге штабына бу хәлгә ачыклык кертүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Хокук сакчылары хәбәр итүенчә, район һәм шәһәрдә мондый җинаять теркәлмәгән. Әмма бу саклык чаралары турында онытырга мөмкин дигәнне аңлатмый. Үзләрен кем дип танытсалар да, чит кешеләргә ишек ачмагыз, алардан ниндидер әйберләр алмагыз.
Фото: severpost.ru
Читайте нас: